Сара Шакулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сара Шакулова latin yazuında])
(Sara Şaqulova битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сара Шакулова
Туган телдә исем Сара Касыймхан кызы Шакулова (Шаһколый)
Туган 27 июль 1887(1887-07-27)
Касыйм шәһәре
Үлгән 5 сентябрь 1964(1964-09-05) (77 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Һөнәре математик, укытучы

Сара Шакулова – күренекле математик-галим һәм мәгариф эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар хатын-кызларыннан беренче математик Сара Касыймхан кызы Шакулова Касыйм шәһәрендә заманына күрә ярыйсы ук зыялы, укымышлы гаиләдә туа. Аның әтисе шәһәрнең почетлы гражданины булган. Шакуловлар нәселе – Касыйм-Ханкирмәннең борынгы руханилары.

Шакуловлар гаиләсендә дөньяга җәдитчелек карашы булган. Алар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне катгый тоту белән бергә, чит телләрне, музыка, Европа мәдәниятен дә өйрәнгәннәр. Сара Шакулова берничә ел Ханкирмән янындагы Татарбай авылында җәдитчә оештырылган мәктәптә укый. Анда ислам нигезләрен, татар телен өйрәнә. 1905 елда Касыймда урыс телендә кызлар гимназиясен тәмамлый.[1]

Сара математика белән бик яшьли кызыксына башлый, үзе уйлап чыгарган әллә нинди ысуллар белән мәсьәләләр чишә. Гимназияне тәмамлагач, ул 1906 елның яз башында Петербургка китә. Петербурдагы тәрбиячеләр әзерли торган Лесгафт курсларында укый. Мәктәп ябылу сәбәпле, 1908 елның 4 апрелендә С.Шакулова туган шәһәренә әйләнеп кайта. Русиядә исламны тоткан хатын кызларга югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмый. Югары белем алырга омтылып, ул шушы ук елның көзендә Парижга китә, университетка укырга керә. Расписаниедән үзенә кирәкле лекцияләрне сайлап, С.Шакулова төгәл фәннәр факультетында математика буенча лекцияләргә йөри башлый, математика һәм физиканың төрле тармакларын өйрәнә. 1913 елның 10 мартында С.Шакуловага Сорбонна университетының төгәл фәннәр факультетын тәмамлавы турында диплом тапшырыла.

С.Шакулова Париждан Петербургка кайта, ә аннан Мәскәүгә килә. Яңадан имтиханнар тапшырып, ул 1915 елның 23 июнендә Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлавы турында диплом ала. Русиядә белгечлеге буенча эш табу кыен була. 1915 елның 1 гыйнварында Рәзән губернасындагы бер шәһәрчектә фронтка киткән математика укытучысы урынына билгеләнә. 1916 елның җәендә Казанга китә. Казан сәнгать мәктәбендә геометрия һәм сызымнар укыта, көздән Ф. Аитова кызлар гимназиясендә һәм Л. Хөсәенова кызлар мәктәбендә геометрия укыта.

Бөтенрусия мөслимәләр корылтаенда (1917 ел, 24-27 апрель, Мәскәү) вәкил.

Октябрь революциясенең беренче айларында ук Казандагы барлык уку йортлары да дәүләт карамагына күчерелә. С.Шакулова аларның сметаларын төзүче комиссиянең җитәкчесе була. Шулай ук мәгариф советын оештыруда актив катнаша. 1920-1922 елларда С.Шакулова Башкортстан мәгариф халык комиссарының урынбасары һәм коллегия әгъзасы була.

1923 елның апрель аенда С.Шакулованы Мәскәүгә чакыртып алалар. Монда ул РСФСР мәгариф халык комиссариатында милли мәктәпләр инспекторы булып эшли. 1925 елда аны Мәскәүдә ачылган беренче номерлы татар урта мәктәбенең (Асадуллаев йортында) директоры итеп билгелиләр.

С.Шакулованың 1930 нчы еллардан соңгы эшчәнлеге Мәскәү шәһәрендәге югары техник уку йортлары белән бәйләнгән, ул математика кафедраларында эшли, шуннан пенсиягә чыга.

С.Шакулова 1964 елның 5 сентябрендә вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәскәүдә Әсәдуллаев йортының 100 еллыгына багышланган очрашу узды