Сергей Лывин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Лывин latin yazuında])
(Sergey Lıvin битеннән юнәлтелде)
Сергей Лывин
Туган телдә исем Сергей Осипович Лывин
Туган 29 сентябрь 1923(1923-09-29)
Черемышево, Питрәч районы, Татарстан АССР, ССРБ
Үлгән 2004 ел
Казан
Милләт рус
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены,Хөрмәт Билгесе ордены

Сергей Лывин (Сергей Осип улы Лывин, русча Сергей Осипович Лывин) – сынлы сәнгать остасы. Тукай бүләге иясе.

1923 елның 29 сентябрендә Татарстан АССРның Питрәч районы Черемышево авылында туган. 2004 елда Казанда вафат.

Сугышта.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышында Украина фронтында 78- полкның 25– укчы дивизиясендә, Курск дугасында 5- артиллерия дивизиясендә өлкән сержант буларак катнаша. Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.[1]

Сугыштан соң.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан сәнгать училищесын (1947) тәмамлый.

ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1955).

1965-1980 елларда – Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

Күп тапкырлар Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана.

Чуаш дәүләт сәнгать музеенда 2 хезмәте саклана.[2]

Иҗаты.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан берсе. Лирик пейзаж остасы. Аның рәсемнәрендә республика табигатенең төрле фасыллардагы халәте шигъри чишелешен таба.[3]

  • Кышкы фасылны рәссам бигрәк тә нечкә тоемлый. Агач ботакларындагы көмеш төсендәге сыкыларга, көпшәк карларга, февраль аеның зәңгәрсу басуларына багышланган кышкы пейзажлары ак төснең гади күзгә бәрелеп тормый торган төсмерләрен оста кулланып ясалган.
  • “Мартта”, “Мартның беренче көне”, “Яз якынлашуы”, “Май киче” кебек язгы пейзажларын карагач, кәеф күтәренкелеге кичерәсең.

Узган гасырның 60 нчы елларында ясалган нефть ягы пейзажлары “Буровой янында”, “Баулы кырлары”, “Татарстан юллары”, “Татарстан киңлекләрендә”[4] контраст төсләргә бигрәк тә бай.

70- елларда иҗат ителгән Владимир Ленин исеменә бәйле пейзажлар шәлкемендә рәссамның туган ягы Питрәчнең, күрше авыл Ленино-Кокушкино (Апакай)ның табигате яратып тасвирлана.

  • Бу елларда республиканың тарихи һәйкәлләре шәлкемен ясау - иҗатында бер баскычка күтәрелү булып тора, рәссам яңа пастель техникасын куллана башлый.

1975-1976 елда ясаган эшләреннән Габдулла Тукайга багышланган “Йөрәктә һәм күңелдә син, и туган як” (“Ты в памяти и серде, родная сторона”) шәлкеме тормышчан булуы белән аерылып тора.[5]

Хезмәтләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Тайницкая манарасы» (1958)[2]
  • «Сөембикә манарасы» (1960)
  • “Татарстан киңлекләрендә” (На просторах Татарии) (1960)[4]
  • “Нефть чыккан якларда” (1965)
  • “Баулы кырлары” (1967)
  • “Кокушкино” (1969)
  • “Черемышево болыннары”
  • “Кышкы иркен урманда” (1976)
  • “Алтын нурлар кояш батканда” (1976)
  • “Тынлык уртасында” (1976)
  • “Көз” (1977)

Катнашкан күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979.

2. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая биографическая энциклопедия: http://dic.academic.ru/dic.nsf/enc_biography/74405/%D0%9B%D1%8B%D0%B2%D0%B8%D0%BD
  2. 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2014-08-08 
  3. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975
  4. 4,0 4,1 карарга: http://kykolnik.livejournal.com/855226.html?thread=9415866
  5. Г.Могильникова . С.О.Лывин (китапта: В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979)
  6. http://artchive.ru/artists/23655