Эчтәлеккә күчү

Sharq yulduzi (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Sharq yulduzi (журнал) latin yazuında])
Sharq yulduzi
Tөр

әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журнал

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Үзбәкстан Язучылар берлеге

Нәшер итүче

Үзбәкстан Язучылар берлеге

Нигезләнде

1932

Тел

үзбәк

Төп офис

100066 Ташкент, Бунёдкор проспекты, Адиблар хиёбони

Тиражы

160 000 (1977 ел)
1500 (2005 елдан)

ISSN

0131-1832


язылу индексы

911

Веб-сайт: Sharq yulduzi – Jurnali

«Sharq yulduzi», Шарқ юлдузи (рус. Звезда Востока, тат. Шәрык йолдызы) ― үзбәк телендә нәшер ителүче әдәби-сәнгать, фәнни, иҗтимагый-сәяси журнал[1]. 1932 елда нигезләнгән, аны бастыру ешлыгы үзгәреп торган: ай саен да, квартал саен бер сан да чыккалаган. Гамәлгә куючысы ― Үзбәкстан Язучылар берлеге. Ташкентта елына 4 тапкыр чыга.

«Sharq yulduzi» шулай ук 1990 елның мартыннан 1992 елның февраленә кадәр Алоуддин Мансурның Коръәннең үзбәк теленә беренче тулы тәрҗемәсен бастыруы, 1992 елда 8/9 чыгарылышында Коръәннең тулы тәрҗемәсе тәкъдим ителүе белән дә билгеле.

Башта ул «Ўзбекистон шўро адабиёти» (Үзбәкстан совет әдәбияты, 1932 елның июнь-июле), «Совет адабиёти» (Совет әдәбияты, 1935 елның гыйнвары), «Ўзбекистон адабиёти ва санъати» (Үзбәкстан әдәбияты һәм сәнгате, 1935 елның июле) исемнәре белән нәшер ителә. Басма Икенче бөтендөнья сугышы елларында вакытлыча туктатыла. 1946 елдан ул хәзерге исеме («Шарқ юлдузи») белән басыла башлый[2]

Аның битләрендә Үзбәкстан һәм чит ил язучыларының әдәби әсәрләре басыла. Шулай ук әдәбият һәм сәнгатьнең мөһим юнәлешләренә багышланган әдәби-тәнкыйди, публицистик мәкаләләр басыла.

Совет чорында еш кына үзенең әдәби йөзен үзгәртеп тора, озак вакыт битләрен «социалистик реализм»га бирә.

1940―1950 елларда журнал тарихы традицион рәвештә «җитештерү» һәм «колхоз» темаларына язылган әсәрләр белән баетыла.

Үзбәк язучыларыннан Гафур Голәмнең «Шум бола» (Шаян бала) кыйссасы, Муса Ташмухаммедов – Айбекның «Navoiy» (Нәвои) романы, Абдулла Каһһар, Максуд Шәехзадә, Миртемир Турсунов, Зөлфия һәм башкаларның әсәрләре башлап «Шарқ юлдузи» журналында басылган[2][3][4].

Төрле елларда журналның мөхәррире булып Муса Ташмухаммедов – Айбек, Вохид Зохидов, Уйгун, Әсгать Мохтар, Гулом Хабибуллаев, Мирмухсин Мирсаидов, Уткир Хашимов, Мухтар Оманов эшләгән. Баш мөхәррирләр:

2009 елда ике журнал өчен берләштерелгән яңа редакция — «Звезда Востока» — «Sharq yulduzi» оештырыла. «Sharq yulduzi» рус телендә чыга торган «Звезда Востока» журналы белән икетелле бердәм проектның бер өлеше була.