Симон Петлюра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Симон Петлюра latin yazuında])
(Simon Petlüra битеннән юнәлтелде)
Симон Петлюра
Туган телдә исем укр. Симон Васильович Петлюра
Туган 22 май 1879(1879-05-22)
Полтава, Россия Империясе
Үлгән 25 май 1926(1926-05-25) (47 яшь)
Париж, Франция
Күмү урыны Монпарнас зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Украин Халык Республикасы[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Украин инкыйлаб фиркасе[d] һәм Украин социал-демократик эшчеләр фиркасе[d]
Җефет Ольга Петлюра[d]
Балалар Леся Петлюра[d]
Хәрби дәрәҗә атаман[d]

 Симон Петлюра Викиҗыентыкта

Симо́н Васи́лий улы Петлю́ра (укр. Симон Васильович (Василійович) Петлюра, 10 (22) май 1879, Полтава, Россия Империясе — 25 май 1926, Париж, Франция[1]) — украин сәяси һәм хәрби эшлеклесе, Украин Халык Республикасы директориясе башлыгы (19191920), Гаскәрнең һәм Флотның баш атаманы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симон Петлюра Полтава шәһәрендә вак буржуа гаиләсендә туган. 1895–1901 елларда Полтава рухани академиясендә укыган; революцион рухны күрсәтү сәбәпле, акдемиясеннән чыгарыла. 1900 елда Украин революцион фиркасенә (укр. Революційна українська партія) керә.

Арест куркынычы астында 1902 елда Кубаньга китәргә мәҗбүр була; анда ул укытучы, архивист булып эшләгән. 1904—1911 елларда Киев, Львов, Петербург шәһәрләрендә журналист эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. 1911 елда Мәскәүгә күченә, хисапчы булып эшли, бер үк вакытта «Украинская жизнь» журналында мөхәррир булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында 1914 елда Россия хөкүмәтенә гаскәрне тәэмин итүдә ярдәмне күрсәтергә өчен оештырылган «Бөтенроссия земстволар [2] һәм шәһәрләр берлеге»ндә (рус. Всероссийский союз земств и городов») эшли.

Украин милли-демократик инкыйлабының актив катнашучылардан берсе: 1917 елның мартыннан — Украин Үзәк Радасы әгъзасы, майдан - Украин Генераль Хәрби Комитетының Рәисе, июньдән — хәрби эшләре генераль сәркатибе. 1917 елның декабрьдә, Германия белән килештерү белән риза булмау сәбәпле, истигъфага чыга.

Скоропадский диктатурасы урнаштырудан (1918) соң аңа каршы торган. 1918 елның ноябрендә Скоропадскийга каршы фетнәне күтәрә; 14 декабрьдә аның әләмәне Киевны ала.

1919 елның февраленнән — фактик рәвештә Украинаның диктаторы. Украин Халык Республикасы гаскәрне оештыра. Россия Көньягының Кораллы Көчләренең акгвардиячел сәргаскәрлеге белән большевикларга каршы хәрәкәтләр турында фикер алышкан ләкин уңышларны казанмаган.

1920 елда Украин Халык Республикасы территориясе ССРБ һәм Польша арасында бүленгән. Петлюра Польшага китәргә мәҗбүр булган. 1920 елның ноябреннән Украин Халык Республикасы сөргендәге хөкүмәтенең эше белән җитәкчелек иткән.

1923 елда ССРБ Польшадан Петлюраны кире кайтарырга таләп иткән, шул сәбәпле ул Маҗарстанга, аннан соң Австриягә, Швейцариягә, һәм 1924 елның октябрендә — Франциягә күчеп киткән.

Үтерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симон Петлюра 1926 елның 25 майда яһүд анархисты Самуил Шверцбард тарафыннан үтерелгән. Аның сүзләре һәм мәхкәмәдә яклау версиясе буенча, ул Петлюрага, гаскәре тарафыннан башкарылган яһүд погромнары (талауларны) өчен үч кайтарган. Француз присяжныйлар мәхкәмәсе аны тулысынча гаепсез дип тапты.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кайбер Украина шәһәрләрендә (Киев, Львов, Ровно, Тернополь, һ. б.) Петлюра исемен йөртүче урамнар бар.
  • Парижда Симон Петлюра исемле украин китапханәсе һәм Симон Петлюра музее урнаша.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]