Словакия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Словакия latin yazuında])
(Slovakiä битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Словакия
Flag of Slovakia.svg
Байрак
Coat of arms of Slovakia.svg
Илтамга
Шигарь Travel in Slovakia - Good idea Edit this on Wikidata
Башкала Братислава
Халык саны 5 397 036 (2011) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 14 март 1939 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел ыславак теле
География
Мәйдан 49,035.0 квадрат километр
Координатлар 49°N 20°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Зузана Чапутова
Хөкүмәт башлыгы Игор Матович
Икътисад
ТЭП 95 769 миллион АКШ доллары (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Инфеләсә 0.2% (2016)
Туу күрсәткече 1.34 (2014)[1]
КПҮИ 0.844 (2014)[2]
Яшәү озынлыгы 76.56341 ел (2015, 2016)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 150 (янгын сакчылары)[4]
  • 155 (ашыгыч тыйб ярдәме)[4]
  • 158 (пүлисә)[4]
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] CEE 7/5[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +421
    ISO 3166-1 коды SK
    ХОК коды SVK
    Интернет домены .sk



    Слова́кия (словакча Slovensko)Үзәк Аурупада урнашкан, диңгезгә чыкмаган дәүләт. Башкаласы — Братислава шәһәре. Төньяк-көнбатышта Чехия белән, төньякта Польша белән, көнчыгышта Украина белән, көньякта Маҗарстан белән, ә көньяк-көнбатышта исә Австрия белән чиктәш.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    2004 елдан Словакия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Аурупа Берлегенә керә. Словакиянең территориясы 49 000 квадрат километр (19 000 квадрат миля) били һәм күбесенчә таулы урын. Халык саны 5 миллионнан артык һәм күбесенчә словаклардан тора. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Братислава. Рәсми тел булып, славян телләр гаиләсе әгъзасы словак теле тора.
    Славяннар хәзерге Словакия территориясенә 5-енче һәм 6-ынчы гасырда килгәннәр. 7-енче гасырда алар Само Империясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнаган һәм 9-ынчы гасырда Нитра Кенәзлеген нигезләгәннәр. 10-ынчы гасырда территория Маҗарстан Патшалыгына кертелгән, шул ук вакытта ул үзе Габсбурглар Империясе һәм Австро-Маҗарстан Империясе өлеше булган. Беренче бөтендөнья сугышыннан һәм Австро-Маҗарстан Империясен таркатудан соң, словаклар һәм чехлар Чехословакияне нигезләгәннәр. Аерым Словак Җөмһүрияте (1939-1945) Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында булган һәм Нацистлар Германиясенең клиент дәүләте булган. 1945 елда Чехословакия коммунистлар хөкемдарлыгы астында Совет иярчене буларак кабат торгызылган. Словакия 1993-енче елның 1 январенда Чехословакияне имин рәвештә таркатудан соң бәйсез дәүләт була.

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Словакия Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Күрше Чехия белән чагыштырганда, Словакия шактый дини ил (халыкның 77% ы). Ил халкының 13,7 % ы үзләрен атеист (агностик) дип саный.

    Словакиядә төп дин — христианлык. Дин тотучыларның күбесе (62 %) — католиклар. Шулай ук грекокатоликлар да бар (4,1 %). Тарафдарлары саны буенча икенче дини төркем — протестантлар (10,8 %), лютераннар (нигездә, словаклар) һәм реформатлар (нигездә, маҗарлар). Православие (0,9 %), нигездә, руслар арасында илнең төньяк-көнчыгышында таралган. Словакиядә 50 000 православие дине вәкиле яши һәм 125 гыйбадәтханә һәм 105 православие мәхәлләсе урнашкан.

    Ил халкының 1,1 % ы башка конфессияләргә карый. Сугышка хәтле булган 120 000 яһүдтән 2 300 е калган.

    Словакиядә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Шуңа күрә илдә бер генә рәсми ачылган мәчет тә юк[7][8].

    Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    2. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/SVK.
    3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    4. 4,0 4,1 4,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.
    7. Словакия — единственная страна в ЕС, где нет ни одной мечети. sedmitza.ru, 1.11.2013
    8. Lukáš Onderčanín. Muslim community believes, even without mosque. spectator.sme.sk(ингл.)