Союз МС-10

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Союз МС-10 latin yazuında])
(Soyuz MS-10 битеннән юнәлтелде)
Союз МС-10
Сурәт
Әүвәлгесе Союз МС-09[d]
Киләсе Союз МС-11[d]
Юл башы Байкоңгыр галәм аланы һәм Гагаринский старт[d]
Оештыручы Роскосмос
Йөртүче ракета Союз-ФГ[d][1]
Экипаж әгъзалары Алексей Овчинин[d] һәм Ник Һейг[d]
Запастагы такым Кононенко, Олег Дмитриевич[d] һәм Сен-Жак, Давид[d]
Галәми кораб очыру датасы 11 октябрь 2018[1]
Очып-төшү урыны Җизказган[2]
Очып-төшү датасы 11 октябрь 2018
Җитештерүче Энергия[d]
 Союз МС-10 Викиҗыентыкта

Союз МС-10 - 2018 елның 11 октябрендә Байкоңгыр галәм аланыннан җибәрелгән Россия йөк пилотлы галәми корабы, йөртүче ракета Союз-ФМ беренче баскычы аерылганнан соң икенче баскычының йөрткечләре авария рәвешендә сүндерелә һәм ракета төшеп бетерелә. Һәлакәттәге коткару системасы корабны ракетадан аера һәм ул баллистик рәвештә төшеп, Җизказган шәһәреннән 25 чакрым көнчыгышта Җирдә утыра. Галәмчеләр Тайлер Һейг (АКШ) һәм Алексей Овчинин (РФ) исән калган.

Кораб очыш вакытында галәмчеләрне Халыкара галәми станциягә китерергә тиеш иде. 1967 елдан Союз корабының 137 нче пилотлы очышы була.

Бу һәлакәттән соң Союз йөртүче ракетасын җибәрүләр вакытлыча туктатылган, бу чорда Халыкара галәми станция кирәкле йөкне алмаячак. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.

Әлегә дөньяда Россиядән тыш бүтән илләрдә кирәкле йөртүче ракеталар юк (АКШ Россиянең ракеталары ярдәмендә ХГС-нә экипажны китерә).

Очыш мизгелләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Макдауэлл Д. Jonathan's Space Report — 1989.
  2. http://www.spacefacts.de/mission/english/soyuz-ms-10.htm