Спиртлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Spirtlar битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иж гади спирт — метанол моделе

Спиртлар (лат. spiritus — ис) — водороды гидроксил группасына (OH) алмаштырылган органик кушылмалар.

Туендырылган (алкогольләр), туендырылмаган (феноллар), углерод атомнарының ароматик боҗрасындагы (феноллар) молекулаларында 1 яки берничә гидроксил (OH) төркемле углеводород чыгарылмалары була. Углерод һәм водородка бай матдә буларак, спиртлар кабызгач җылылык чыгарып яналар.

Спиртлар өчен ИЮПАК номенклатурасы буенча (метанол, этанол һ.б.), тривиаль (метил спирты — агач, этиллы шәраб һ.б.) һәм рациональ (карбинолның гомологик рәт чыгарылмалары) атамалар кулланыла. Спиртлар дип шулай ук традиция буенча кайсыбер даруларны (бор, салицил, камфора спиртлары – алары бор, салицил кислоталарының, камфораның этиллы спиртлар эретмәләре; нишатыр спиртлар — аммиакның судагы эретмәсе) атыйлар. Үсемлекләрдә табигый спиртлар очрый. ОН төркемнәр саны буенча бер (алкогольләр, беренчел, икенчел, өченчел булуы мөмкин), ике (гликольләр), өч (глицерин), күп атомлы; углеводород радикалының төре буенча — алифатик (этил спирты), алициклик (циклогексанол), май ароматик (бензил спирты), гетероциклик спиртлар аералар. Спиртлар — сыекчалар яки каты матдәләр, күп органик эреткечләрдә яхшы эри. Бер атомлы (C1—C3), гликольләр (C7 кадәр), глицерин су белән чиксез катнаша; югары спиртлар суда эреми. Су, кайсыбер органик берләшмәләр белән азеотроп кушылмалар, селтеле металлар белән — алкоголятлар, аммиак белән — аминнар, көчле минераль кислоталар белән — ул кислоталарның эфирлары яки гади эфирлар, карбон кислоталары белән катлаулы эфирлар барлыкка китерә. Беренчел спиртлар йомшак шартларда альдегидларга, карбон кислоталарына, икенчелләре — кетоннарга окислана, өченчелләре — окислануга тотрыклы. спиртлар эфирлар яки олефиннар барлыкка китереп дегидратлауга чагыштырмача җиңел дучар ителә, углеводородларга әйләнеп кайтарылалар. Алифатик спиртлар (С1—С3) характерлы алкоголь исле, (С3—С5) — татлы тынчу, арилалифатик спиртлар — җиләк-җимеш исенә ия; югары алифатик иссез спиртлар, түбән алифатик спиртлар — җиңелчә наркотик йогынты ясый. Олефиннарны катализаторлар булганда гидратациялап, карбониллы берләшмәләрне кайтарып, алкилгалогенидларны, катлаулы эфирларны гидролизлап, углерод окисен гидридлап алалар; этил һәм башка кайсыбер спиртлар табигый шикәрләрне фементатив әчетү юлы белән алалар. Эреткечләр, органик кушылмалар синтезлауда ярым продуктлар, мотор ягулыгы итеп, синтетик буяулар, синтетик сүсләр, пластмассалар, лак-буяу материаллары, синтетик юу чаралары, пластификаторлар, мономерлар җитештерүдә, азык-төлек сәнәгатендә кулланалар. Идел-Урал төбәгендә азык-төлек чималыннан этил спиртлар җитештерү XVIII гасыр урталарында шәраб куу заводларында башлана.

Кислоталарны җитештерү һәм куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Серкә кислотасы борынгы чордан ук билгеле, чөнки ул шәраб ачыганда хасил була. Серкә кислотасы 1700 нче елда чиста хәлендә табыла. Сәнәгатьтә синтетик сүс табуда, хуш исле матдәләрне синтезлауда, күн һәм тукымалар, гербицидлар җитештерүдә киң кулланыла.

Алхимиклар X гасырда ук, кайбер сульфатларны кыздырып, сульфат кислотасы тапканнар. Моннан «купорос мае» дигән тарихи атама килеп чыккан. Сульфат кислотасы химия сәнәгатендә киң кулланыла. Ул фосфорлы, азотлы ашламалар, ясалма сүс , юу чаралары, дарулар ясауда, аккумуляторда электролит сыйфатында, нефть продуктларын чистартуда файдаланыла. Кыскасы сульфат кислотасы – химия сәнәгатенең икмәге.

Нитрат кислотасы VIII гасырдагарәп химигы Җәбер Ибн Хәйен хезмәтләрендә телгә алына, Ә XV гасырда аны производство максатларында табалар. Ул шартлаткыч матдәләр, буяу, лак, дарулар, фототасма, полимерлар, ашламалар җитештерүдә кулланыла. Кислоталарның составында һәм төзелешендә уртаклык булу аларның гомуми үзенчәлекләрен китереп чыгара.

Кислоталарны медицинада куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бор кислотасы – ялкынсынуга каршы, аскорбин кислотасы – C витамины буларак (цитруслы үсемлекләрдә күп була. Ул булмаса зәңгелә авыруы белән авырыйлар), аспирин (ацетилсалицил кислотасы) – аны тән температурасы югары булганда, авыртуны басу, буын ревматизмын дәвалау өчен кулланалар. Никотин кислотасы – ашказаны-эчәк авыруларын, бавырны дәвалаганда, терәк-хәрәкәт системасы авырганда кырмыска кислотасы – ревматизм, невралгия авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]