Степан Халтурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Степан Халтурин latin yazuında])
(Stepan Xalturin битеннән юнәлтелде)
Степан Халтурин
Туган телдә исем Степан Николай улы Халтурин
Туган 2 гыйнвар 1857(1857-01-02)
Халевинская, Орлов өязе, Вятка губернасы, Русия империясе
Үлгән 3 апрель 1882(1882-04-03) (25 яшь)
Әдис, Русия империясе
Үлем сәбәбе асып үтерү[d]
Күмү урыны Карантин зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәясәтче, инкыйлабчы, террорчы
Сәяси фирка Халык иреге[d]

 Степан Халтурин Викиҗыентыкта

Степан Николай улы Халтурин (21 декабрь 1856 (2 гыйнвар 1857) — 22 март (3 апрель) 1882) — рус эшчесе, 1880 елда Кыш сараенда терактны башкарган инкыйлабчысы. «Төньяк рус эшчеләр берлеге»нең оештыручысы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Степан Халтурин Вятка губернасының Орлов өязенең Халевинская авылында (хәзер Киров өлкәсенең Орлов районына карый) таза тормышлы крәстиәннәр гаиләсендә туган. 1871 елдан Орлов өяз училищены тәмамлый, уку вакытында халыкчылар (народниклар) әдәбияте белән таныш була. 1874—1875 елларда Вятка реаль училищесында укый, агач остасы һөнәрен алган.

1875 елдан Петербургта төрле сәнәгый предприятиятиеләрендә эшләгән, эшчеләр түгәрәкләрендә пропаганда эшен алып барган. 1878 елда Виктор Обнорский белән берлектә «Төньяк рус эшчеләр берлек»не оештырган һәм аның башында торган. 1879 елның көзне «Нардная воля» оешмасына кушылган һәм Батышков фамилиясе астында Кыш сараена столяр булып эшкә алынган.

1880 елның 5 февралендә Александр II-ны үтерү максаты белән шартлауны башкарган — импиратыр исән калды, аның урынына 11 солдат һәлак булган, 56 кеше яраланган.

Шартлаудан соң народоволецлар тарафыннан Мәскәүгә җибәрелгән. Александр II үтерүдән соң «Народная воля» оешмасының башкарма комитеты әгъзасы булы сайланылган.

1882 елның 18 мартыныда Николай Желваков беләктә Әдис губернаторның Василий Стрел̄никовның үтерүдә катаншкан, һәм нәкъ җинаять урынында тоткарланган. Мәхкәмәдә тикшерү ялган фамилияне әйткән, һәм ялган фаимлиясе астында Әдис хәрби округ мәхкәмәсе карары буенча асып үтерелгән.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Степан Халтурин» (1925). Режиссер — Александр Ивановский. Тарихи-биографик фильм.[1]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]