Фин теле
| Фин теле | |
| Үзисем: |
suomi |
|---|---|
| Илләр: | |
| Рәсми халәт: | |
| Күзәтүдә тора: | |
| Сөйләшүчеләр саны: |
7 млн |
| Дәрәҗә: |
52 |
| Халәт: | |
| Классификация | |
| Төркем: | |
| Язу: | |
| Тел кодлары | |
| ГОСТ 7.75–97: |
фин 740 |
| ISO 639-1: | |
| ISO 639-2: | |
| ISO 639-3: | |
Фин теле́ (үзатамасы suomi, suomen kieli) — фин-угор телләренең балтыйк-фин төркемчәсенә караучы тел. Финляндиянең рәсми теле (швед теле белән беррәттән). Финлядиядә яшәүче 4,7 миллион кешенең (ил халкының 92 проценты) туган теле. Европа Берлегенең рәсми телләренең берсе. Швециядә — монда финча якынча 300 000 кеше сөйләшә — рәсми рәвештә милли азчылыклар теле дип танылган. Моннан тыш, фин телендә сөйләшүче кечерәк төркемнәр Норвегия (Финмарк өлкәсе), Россия (Карелия өлкәсе) һәм Эстониядә дә бар.
Фин-угор теле буларак фин теле Европада иң күп таралган индо-герман телләреннән ныкъ аерыла. Шулай да берничә гасыр дәвамындагы аралашу нәтиҗәсендә синтаксисы һәм сүз байлыгы берникадәр тирә-яктагы индо-герман телләренә охшашланган. Фин теленең үзенчәлекләренннән агглютинатив төзелеш, күпсанлы килешләр (барысы 15), катлаулы морфонология (сузыклар гармониясе һ.б.), грамматик җенес категориясе булмауны атарга мөмкин.
Агглютинатив тел булу — фин һәм татар телләре өчен (һәм башка төрки телләр өчен дә) уртак сыйфат.
Башка телләрдә фин теленнән алынма сүзләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Инглиз телендә иң күп кулланыла торган фин сүзе булып сауна тора, ул шулай ук күп башка телләргә дә кергән.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Сөйләшүчеләр саны буенча телләр исемлеге
- Телләрнең Интернета кулланылышы
- Киң таралган телләр исемлеге
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Фин теле 2010 елның 21 апрель көнендә архивланган (рус.)
- Фин теле дәреслекләре 2010 елның 16 март көнендә архивланган (рус.)
- Supisuomea (фин.)
