Табуляция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Табуляция latin yazuında])
(Tab (төймә) битеннән юнәлтелде)

Горизонталь табуляция (HT, TAB) — сүзләр юлында текстны тигезләү өчен кулланыла торган ASCII таблицасында 0916 кодлы идарә итүче символ. Бу символны очраткач, терминал каретканы (яки курсорны) уңга, иң якын табуляция позициясына, күчерә. Гадәттәгечә, бу позициялар 8 билге урыны саен урнашалар, 1, 9, 17, 25... баганаларында. Бу символ Tab  төймәсе ярдәме белән җыела. Күп төрле программалау телләрендә \t дип билгеләнергә.

Әгәрдә текстны бастыруга җибәрсәк (табуляция символы уклы сызыклар белән күрсәтелде)

бер→ике→өч дүрт
1→2→3 4
5→6→7 8
9→10→11 12

менә мондый бастырылган текст алачакбыз:

бер	ике	өч дүрт
1	2	3 4
5	6	7 8
9	10	11 12

«Табуляция» боерыгы язу машинкасындагы шул ук исемле, таблицалар җыюын җиңеләйтә торган, төймәгә күтәрелә.

Шулай ук 0B16 коды белән вертикаль табуляция (VT) була. Ул киләсе вертикаль табуляция позициясына бастыру позициясын күчерә. Хәзерге вакытта бик сирәк кулланыла. Еш кына программалау телләрендә вертикаль табуляция символы менә болай күрсәтелә: \v.

Текст редакторларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текст редакторларында табуляция позициялары 2 яки 4 билге урыны саен бара алалар: бу программалау телләре белән эшләү өчен уңай. Кулланучының теләге буенча Tab төймәсе табулятор-символын куймаска мөмкин, ә аның урынына күпме кирәк шулхәтле буш аралар куеп, табуляцияга охшатып ясарга мөмкин.

Кайбер кодның рәсмиләштерү стандарлары табулятор-символын катгый тыялар: редакторның яки күрсәткечнең ничә позицияга көйләнгәненә карамастан, текст барыбер бертөрле күреәчәк; ә юллы константаларда күренмәгән символны буш ара белән бутарга була. Башкалар — буш аралар белән түгел, ә нәкъ табуляторлар белән файдаланырга таләп итәләр.

Текст процессорларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текст процессорлары табуляция позицияларын текстның теләсә кайсы урыннарында урнаштырырга һәм текстны шул позицияларның теләсә кайсы яклары (сул, урта, уң) буенча тигезләргә мөмкинлек бирә. Кирәк булса табуляция символы нокталар тезмәсе кебек күрсәтелә ала. Табуляторлар ярдәме белән еш кына формулаларны нумерлаштыруы, билгеләмәләр исемлеге, бүлекләр исемлеге тормышка ашырыла.

Охшаш функцияләр HTML таблицаларда бар. Әмма аермалар да бар: табуляторлар белән тигезләнгән текстны юллар һәм баганалар буенча тигезләп булмый. Аның каравына, таблицаларда текст күзәнәкләр читеннән чыгып китә алмый.

Табуляция (X)HTML’да[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(X)HTML’да горизонталь табуляция &#9; дип билгеләнә, әмма ул гизгечтә <pre> һәм <textarea> теглар эчендә генә файдаланылса күренә:

HTML-код мисалы <pre> тегы эчендә куллану белән

<pre>
Табуляция белән ике юл:
2007&#9;Юл эчендәге табуляция.
&#9;Юл башындагы табуляция.

Табуляциясыз юл.
</pre>

Гизгеч шушы кодны менә болай күрсәтә:

Табуляция белән ике юл:
2007	Юл эчендәге табуляция.
	Юл башындагы табуляция.

Табуляциясыз юл.

Вертикаль табуляцияның коды: &#11;, әмма ул SGML’да (HTML’ны өстәп) яки XML 1.0’да кулланылмый.

Tab  төймәсе кулланма программ тәэминатләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Tab төймәсенең урнашуы (өстән сулда)

Tab төймәсе мондый функцияләр эшли:

  • Текст редакторларында һәм текст процессорларында — табуляция символын кертү, чигенүләр белән эш.
  • График интерфейсларда — сикерү. Аерым алганда, Windows’та Tab — агымдагы тәрәзәнең элементларын бер-берсе арасында алмаштырып тору, Alt + Tab — программаларны бер-берсе арасында алмаштырып тору. Кирегә сикерү —
Shift + Tab .
  • Консольле интерфейсларда (мәсәлән IOS, bash, Zsh), шулай ук санак уеннары консольләрендә дә (мәсәлән, Quake 3, Doom 3, Unreal Tournament) — команданы автоөстәү.
  • Уеннарда — өстәмә материалларны күрсәтү (дәрәҗә харитасын, нәтиҗәләр таблицасын, биремнәрне).
 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,