Талас бәрелеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Талас бәрелеше latin yazuında])
(Talas bäreleşe битеннән юнәлтелде)
Талас бәрелеше
Төп низаг: Гарәп яулары

Харита
Дата

май—сентябрь 751

Урын

Талас (елга)

Нәтиҗә

Кытайның Тан гаскәре җиңелүе

Көндәшләр
Кытайның Тан дәүләте Габбәс Хәлифәлеге
Сәргаскәрләр
Зияд ибн Салих Гао Сәнҗи
Яклар көчләре
40 000-100 000 30 000-100 000
Югалтулар
20 000- 30 000 кеше һәлак 50 000 кеше һәлак

Талас бәрелеше яки Атлах бәрелеше (кытайча 怛羅斯會戰, гарәпчә معركة نهر طلاس) — 751 елда Талас елгасында (бүгенге Казакъстанның Тараз шәһәре янында) Атлах шәһәре янында булган бер яктан Габбәс Хәлифәлеге һәм Төркеш каһанлыгы, икенче яктан Кытайның Таң династиясе гаскәре арасында Үзәк Азия өчен бәрелеш.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

751 елга гарәп гаскәре Иран, Сүрия, Фәләстинне яулап ала, Көнбатыш Төрки Каһанлыгы һөҗүмгә каршылык күрсәткәнгә карамастан гарәпләр көнбатыш өлешен ала, Хәлифәлеккә кертелә һәм төбәктә Ислам тарала башлый.

749 елда Кытай гаскәр башлыгы Гао Сәнҗи Ташкәнт шәһәрен басып ала, төрки хаким Мохәдү не үтерә. Хәлифәнең җирле идарә вәкиле Әбү Мөслим Таразда гарәп гарнизонын сакласын өчен Кытай гаскәренә каршы Зияд ибн Салих җитәкчелегендәге Йәмән атлы гаскәрен җибәрә, аларга төрки гаскәр кушыла.

Бәрелештә һәр яктан 100 мең гаскәри катнашкан, 5 көн дәвамында сузылган. Бишенче көндә карлуклар көчләре кытай гаскәренең тылына һөҗүм итә һәм кытайлылар чигенергә мәҗбүр булалар.

Әһәмият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Талас бәрелеше Кытайның Тан дәүләтенә көнбатышка алга китүне бирми, гарәп гаскәре дә зур зыян күрә, нәтиҗәдә Төркеш каһанлыгына һөҗүм туктый.

Талас бәрелешеннән соң Ән Лушән баш күтәрүе башлый һәм Кытай куәтен бик киметә, Тан нәселе чик буе гарнизоннарын көнчыгышка чакырырга мәҗбүр була.

Гарәпләр дә Талас үзәнендә кала алмаганнар һәм Шаш (Ташкәнт янында) төбәгенә чигенәләр.

Талас бәрелеше нәтиҗәсендә:

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Bartold, W [1928] (1992). (Western) Turkestan Down to the Mongol Invasion. New Delhi: Munshiram Manoharlal Publishers. ISBN 81-215-0544-3.
  • Beckwith, Christopher I. (2009): Empires of the Silk Road: A History of Central Eurasia from the Bronze Age to the Present. Princeton: *Princeton University Press. ISBN 978-0-691-13589-2.
  • Biran, Michal (October 2012). "Kitan Migrations in Eurasia (10th–14th Centuries)" (PDF). Journal of Central Eurasian Studies (Center for *Central Eurasian Studies) 3: 85–108. Retrieved 3 May 2014.
  • Bloodworth, Dennis; Bloodworth, Ching Ping (2004). The Chinese Machiavelli: 3000 years of Chinese statecraft. Transaction Publishers. ISBN 0-7658-0568-5. Retrieved 3 May 2014.
  • Bulliet, Richard; Crossley, Pamela; Headrick, Daniel; Hirsch, Steven; Johnson, Lyman (2010). The Earth and Its Peoples (5 ed.). Cengage Learning. ISBN 0538744383. Retrieved 3 May 2014.