Татар Моклокасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Моклокасы latin yazuında])
(Tatar Moklokası битеннән юнәлтелде)
Татар Моклокасы
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Спас районы (Түбән Новгород өлкәсе)
Координатлар 55°48'34"тн, 45°34'24"кнч
Авыл советы башлыгы Салех Щеголев
Халык саны 1102 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83165
почта индекслары 83165
Рәсми сайт maklakovo.eto-ya.com/
Русча атама Татарское Маклаково

Татар МоклокасыТүбән Новгород өлкәсе, Спас районында татар авылы. Татар Моклокасы элегрәк Түбән Новгород төбәгендә иң зур авылларның берсе була. Хәзер биредә 1250 кеше кеше яши. 800-гә якын хуҗалык исәпләнә. Кышын яшәүчеләр 800, ачык йортлары саны 600.[1] Ә колхозлар күтәрелеш кичергән 70-80-нче елларда Моклокада 3 мең 500 кеше булган.

2008 елдан ул Маклаково авыл советы үзәге. Авыл советына тагын кечерәк 4 рус авылы керә.

Медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда беренче медцина ярдәме учреждение – табип амбулаториясе эшли, 1 терапевт, 4 урта медик персонал, кече медик персонал -2, йөртүче эшли. 15 урын, көн дә 25-30 кеше мөрәҗәгать итә. Кабинетлар: фельдшерская, хатын-кыз консультациясе, балалар кабул итү, процедуралар ясау, перевязочная. Амбулатория каршында даруханә бар.[2]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәп зур: актлар залы, зур спорт залы, 16 уку бүлмәсе, 120 кешелек ашханә, 10 мең китаплы китапханә, кярханәләр. 0,5 га ярдәмчел хуҗалык.[2] Татар Моклокасы мәктәбенә урта мәктәп статусы 1936 елда бирелгән. Аның бүгенге ике катлы бинасы 1989 елда төзелгән. 2012/13 уку елында биредә райондагы дүрт татар авылыннан 113 укучы белем ала – Бозлаудан 11, Тукайдан 18, Ишавылдан 4. Аларны 2 автобус йөртә. Калган 80 укучы Татар Моклокасыныкы. Барлык класслар да бар. Иң зур класс - тугызынчы, анда 24 укучы. Биш кенә укучы булган 6 нчы класс иң кечкенә. Беренчегә быел тугыз бала килгән. 2013 елга беренче класска биш, 2014тә өч бала көтелә. Киләсе елларда да шулай гына. (Җитмешенче елларда укучылар саны 1200гә җиткән, дүртәр, бишәр параллель класслар булган). Районда бердәнбер булып калган татар мәктәбендә балаларга 21 укытучы белем бирә. [3]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Моклокасы авылына көчле инвестор – Кучеров В.В. җитәкчелегендәге «Агро-1» оешмасы килде. Атна саен базар уза.

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]