Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны latin yazuında])

2012 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итә.[1]

Татар телендә кирил хәрефләренең латин һәм гарәп графикасында язылышы (канунга кушымта): (*) Татар телендә "в" хәрефе ике авазны белдерә: тарихи татар сүзләрендә "w", ә алынма сүзләрдә "в" авазы кулланыла. (**) Татар телендә "г" һәм "к" хәрефләре ике төрле авазны белдерү өчен кулланыла: йомшак "г", "к" һәм калын "гъ", "къ". Латин һәм гарәп графикасында һәр аваз өчен дә аерым хәреф кулланыла.

Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.

Канунның бишенче маддәсенә Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлекләре турында язылган. Башта эш кәгазьләрендә, рәсми язышуда татар теленең кирил графикасында язылуы турында әйтелә. Алга таба Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә оешмаларына кешеләрдән, оешмалардан латин я гарәп әлифбасында мөрәҗәгатьләр килгән вакытта, җавапның кирилда язылуы һәм аңа латин я гарәп имласында татарча язылган җавап беркетелү мөмкинлеге булу турында да әйтелә.

Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларында латин я гарәп имласындагы татарча документлар белән эшләгәндә татарча сүзләрне, исем һәм атамаларны бертөрле язу өчен кирил хәрефләренең латинда һәм гарәптә ничек язылышы әлеге канунга кушымта буларак тәкъдим ителә.

Кирил әлифбасы

А а Ә ә Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л М м
Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р С с Т т
У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Латин әлифбасы:

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z '

Гарәп әлифбасы:

ﺋﺎ ﺋﻪ ب ئ ف
ع ئِ ق
ل م ن ڭ ِﺋوُ ﺋوُ
ش ِﺋو ﺋو ۋ و

Мисал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча татар телендә өч әлифба кулланып була. Киләсе текст мисал өчен Гарәп, Латин һәм Кирил әлифбасында язылган:

ﻋﻪﺭﻪﭗ ﺋﻳﻣﻟﻪﺳئ Latin imläse Кирил имләсе
ﺒﺎﺭﻟﺌِق ﻛﺌﺷﺌﻟﻪﺭ ﺩﻪ ﺋﺎﺯﺎﺖ ﻫﻪم ﺋوﺯ ﺋﺎﺒﺭِوﻴﻟﺎﺭئِ ﻫﻪم ﺣِوُﻘِوﻘﻟﺎﺭئِ ﯾﺎﻌﺌِﻧﻧﺎن ﺗﻳڭ ﺒِوﻟﺌِﭗ ﺗِوﺎﻟﺎﺭ. ﺋﺎﻟﺎﺭﻌﺎ ﺋﺎﻘﺌِل ﻫﻪم ووُﺟﺩﺎن ﺒﻳﺭﺌﻟﮔﻪن ﻫﻪم ﺒﺌﺭ-ﺒﺌﺭﺳﺌﻧﻪ ﻗﺎﺭﺎﺗﺎ ﺗِوﻌﺎﻧﻧﺎﺭﭼﺎ ﻣوُﻧﺎﺳﻪﺒﻪﺗﺗﻪ ﺒِوﻟﺌِﺭﻌﺎ ﺗﻳﺌﺷﻟﻪﺭ. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Кирил әлифбасыннан латин әлифбасына күчерү кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. а, о, ы, у һәм ъ алдында торган кирил К хәрефе латин Q хәрефенә күчерелә.
  2. ә, ө, е, ү, и һәм ь алдында торган кирил К хәрефе латин K хәрефенә күчерелә.
  3. а, о, ы, у һәм ъ алдында торган кирил Г хәрефе латин Ğ хәрефенә күчерелә.
  4. ә, ө, е, ү, и һәм ь алдында торган кирил Г хәрефе латин G хәрефенә күчерелә.
  5. Дифтонглар ия, ие, ию һаман iä, ie, iü гә күчерелә (й-y язылмый), тик июль, июнь - iyün, iyül итеп күчерелә.
  6. Кирил Э хәрефе һаман латин E хәрефенә күчерелә
  7. Нечкә сүзләрдә ь-билгесе юкка чыга: фильм - film, Эльмира - Elmira
  8. Киләсе нечкә иҗек моннан элекке барган сузыкны йомшарта: : сәгать - säğät; гомер - ğömer, шөгыль - şöğel, шагыйрь - şağir, канәгать - qänäğät, җәмгыять - сämğiät, тәнкыйть - tänqit һ.б. Тулы сингармонизм приоритетта тора.
  9. й-авазлы хәрефләр: я, ю, е, ё нечкә сүзләрдә сүз башыннан һәм сузыктан соң ("i" хәрефтән башка) барган очракта - тиешенчә yä, yü, ye, yö - гә күчерелә: yäşlek, käyef, yükä, söyü, yeget, äye, yöräk.
  10. й-авазлы хәрефләр: я, ю, е, ё каты сүзләрдә сүз башыннан һәм сузыктан соң ("i" хәрефтән башка) барган очракта - тиешенчә ya, yu, yı, yo - гә күчерелә: yaman, quyan, yul, muyın, yıraq, buyınça, yomğaq
  11. ау, әү кирил дифтонглары һаман aw, äw латин дифтонгларына күчерелә: санау - sanaw, Мәскәү - Mäskäw , кияү - kiäw, Awrupa
  12. В - кирил хәрефе татар сүзләрендә һәм фарсы, гарәп алынма сүзләрендә һаман W хәрефенә күчерелә: waqıt, waq, Watan, kärwan, тик рус һәм кайбер көнбатыш алынма сүзләрендә V хәрефенә күчерелә: Vladimir, Vladivostok, vagon
  13. Гарәп алынма сүзләрендә хамза авазы апостроф белән билгеләнә: ma'may, mäs'ül, mäs'älä, tä'min, tä'sir, Qor'än
  14. Алынма сүзләренең язылышы (чыгыш әйтелеше) приоритетта тора: кафедра — kafedra, комитет — komitet , Мюнхен — Münxen, бюджет — büdjet, сюжет — süjet
  15. Татар википедиясендә тартыктан соң барган я, ю, ё кирил хәрефләре тиешенчә ä, ü, ö латин хәрефләренә күчерелә: поляк - poläk, Шаляпин - Şaläpin, Вячеслав - Väçeslav, Аксёнов - Aksönov, сёгун - sögun, валюта - valüta
    • Кирил ц хәрефе буталыш булмас өчен һаман ts дифтонгына күчерелә: акция - aktsiä, станция - stantsiä, Рязанцев - Räzantsev, Донецк - Donetsk, Цаплин - Tsaplin, Могилевец - Mogilevets, цех - tsex, цивилизация - tsivilizatsiä, цирк - tsirk һ.б.
    • Алынма сүзләрендә «дж» дифтонгы урынына латин «c» (җ) хәрефен куллану рөхсәт ителә: Джакарта - Cakarta, Джонсон - Conson, Джордан - Cordan, гаджет - gacet [2]
    • Латин әлифбасы кулланылганда, алынма сүзләре аларның оригиналь телендә яңгырашына күрә языла[3]: кафедра — kafedra, комитет — komitet , Мюнхен — Münxen, бюджет — büdjet, сюжет — süjet

Татарстан парламенты раслаган татар теле орфографиясенең кайбер кагыйдәләре:

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]