Тереза Камалова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тереза Камалова latin yazuında])
(Tereza Qamalova битеннән юнәлтелде)
Тереза Камалова
Туган телдә исем Тереза Камил кызы Камалова (Исхакова)
Туган 30 сентябрь 1970(1970-09-30) (53 яшь)
Татарстан, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре укытучы, хәйрияче
Балалар кызы Карина (1993)
Ата-ана

Тереза Камалова (Тереза Камил кызы Камалова) – эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты, «Мама» халыкара хәйриячелек берлеге әгъзасы. Казан мэры (1995-2005) Камил Исхаков кызы. «Казан Нуры» мәчете имамы Шамил Исхаков оныгы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тереза Камалова
Тереза Камалова

1970 елның 30 сентябренда Казанда туган. Казанның 121- санлы урта мәктәбен (1986), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1993) тәмамлаган. «Россия эшлекле яшьләре» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтендә катнаша. 15 яшендә чукрак-телсез балалар йортында җыештыручы булып, 17 яшендә «Кызыл Хач» җәмгыятендә волонтёр булып эшли. Кызы Карина American University in Dubai студенты.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997-2006 «Белла-Карина» балалар мода театры оештыра.
  • 2003-2005 «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», 2004 елдан «Домашний» телеканалында «Время добра» тапшыруы алып баручысы.
  • 2006 Россия хәйриячеләре ассоциациясе президенты.
  • 2006 Амур өлкәсе губернаторы киңәшчесе.

Эшмәкәрлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Маэстро» кафесы (2000).
  • «Принцесса» кофейнясы (2001).
  • «LADY BOSS» гүзәллек йорты (2002).
  • «Белен йорты» кафесы.
  • «НТПН» корпорациясе ААҖ дә (Ханты-Манси АО) өлеше бар.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998-2006 ТР ятим балалары һәм инвалид балалары өчен ел саен үткәрелүче хәйрия чараларында катнаша. Дербышка бистәсендәге балалар йортына, инвалид балалар шәһәр үзәкләренә, Казанның 1-, 2- санлы балалар йортына, «Гаврош» приютына, «Здравушка» реабилитация үзәгенә ярдәм күрсәтә.[1]
  • 2005 елдан «Йөрәктән-йөрәккә» хәйриячелек фонды президенты.
  • «Дин энҗесе» мөселман йорты (Казан) оештыра.[2]
  • «Мәктүб К» халыкара ислам үзәге ААҖ (Казан) (2010) оештыра.
  • Түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары, хәйрия марафоннары үткәрүне оештыра.
  • 2006 елда Россия Дәүләт думасына сайлауларда Амур өлкәсеннән «Бердәм Россия» фиркасе исемлегенә кертелә, ләкин төшеп кала.[3]
  • Лаеш районы Шуран авылында мәчет салдыра (2012).[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Кырым дулкыннары» халыкара ачык конкурс-фестивале дипломы.
  • «Кеше-Алтын Йөрәк» республика конкурсы (Казан) лауреаты (2002, 2004).
  • «Мама» халыкара хәйриячелек ассоциациясе алтын медале (2006).
  • «Рухи бергәлек» өчен медале (Россия мөфтиләр шурасы) (2006).[5]
  • Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Алексий II «Владимир Изге Анасы» иконасы белән бүләкләгән (2006).
  • «Версаль» конкурсы лауреаты («Елның иң зәвыклы хатын-кызы» номинациясендә).
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
  • Казан шәһәр хакимияте мактау кәгазьләре.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Время добра» сайтында, archived from the original on 2008-03-16, retrieved 2015-02-24 
  2. «Умма» порталы(үле сылтама)
  3. «Дебри» сайты
  4. Ислам һәм җәмгыять сайты, archived from the original on 2012-11-22, retrieved 2015-02-24 
  5. Россия мөфтиләр шурасы сайтында(үле сылтама)