The Age of Quarrel

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/The Age of Quarrel latin yazuında])

The Age of Quarrel (рус телендә: “Век раздора”, “җәнҗал чоры”) — Нью-йорк хардкор-панк группы Cro-Mags төркеменең дебют студия альбомы. Profile Records лейблы тарафыннан 1986 елда чыгарылган иде һәм 1994 елда Another Planet лейблы тарафыннан төркемнең икенче альбомы Best Wishes белән бер дискта янә нәшер ителгән иде. «We Gotta Know» җырының музыкаль видеосы MTV-да күрсәтелгән булган. Бу крауд-сёрфингны күрергә мөмкин булган беренче видеоклипларның берсе.

Альбом турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альбомның күпчелек композицияләре Джон Джозеф Макгоуэн тарафыннан җырланган һәм тиз темпка ия. Шулай да «Malfunction», «Seekers of the Truth» һәм «Life of My Own» кебек треклар озынрак, төркемнең киләсе проектына — Best Wishes кроссовер-трэш альбомына метал йогынтысының алдан килүчесе. Альбомның атамасы Һинд дине вакыт циклы хәзерге чор Кали-юга билгеләмәсеннән килеп чыккан. Бу Санскрит төшенчәсен «җәнҗал чоры», «алдану чоры» яки «иллюзия чоры» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Кали-юга дүртенче чор яки юга булып тора, аның хасиятләре булып халыкның деградациясе, сугышлар, җәнҗал һәм ялган тора. «It’s the Limit» трекы Grand Theft Auto IV 2008 елның уенында пәйда була. Аны LCHC радиостанциясе уйный (Liberty City Hardcore-га сылтама). Так как Grand Theft Auto IV Нью-Йоркка модельләнгән булганга күрә, уенны барлыкка китерүчеләр Нью-йорк хардкор-сәхнәсен чагылдыра торган итеп сайлаган.

Композицияләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «We Gotta Know» — 3:24
  2. «World Peace» — 2:13
  3. «Show You No Mercy» — 1:58
  4. «Malfunction» — 3:43
  5. «Street Justice» — 1:33
  6. «Survival of the Streets» — 1:06
  7. «Seekers of the Truth» — 4:03
  8. «It’s the Limit» — 1:43
  9. «Hard Times» — 1:40
  10. «By Myself» — 2:35
  11. «Don’t Tread On Me» — 1:20
  12. «Face the Facts» — 1:41
  13. «Do Unto Others» — 1:50
  14. «Life of My Own» — 2:53
  15. «Signs of the Times» — 2:03

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]