Трафальгар мәйданы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Трафальгар мәйданы latin yazuında])
(Trafalgar mäydanı битеннән юнәлтелде)
Нельсон колоннасына күренеш.
Трафальгар мәйданынада урнашкан раштуа чыршысы (2006 ел).

Трафальгар мәйданы (ингл. Trafalgar Square) – Лондон үзәгендәге мәйдан, анда, Чаринг-Кросс урынында Вестминстерның өч дәрәҗәле урамы кисешә – Стрэнд, Уайтхолл һәм Мэлл. Башта мәйдан Вильгельм IV исемен йөрткән, ә хәзерге исемен Англиянең Трафальгар янындагы 1805 елгы җиңүе хөрмәтенә ала.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданның үзәгендә – караңгы-соры граниттан эшләнгән 44 м биеклектәге Нельсон колоннасы, аның башына адмирал Нельсон статуясы куелган. Колоннаның дүрт ягы трофей буларак алынган һәм эретелгән Наполеон пушкаларыннан ясалган фрескалар белән бизәлгән. Ул 1840-1843 елларда ясалган һәм тирә-яктан арыслан скульптуралары һәм фонтаннар белән әйләндереп алынган. Мәйданның почмакларында – дүрт скульптура.

Мәйдан тирәсендә Лондон Милли галереясы, Сен-Мартин-ин-зе-Филдс чиркәве, Адмиралтейство Аркасы һәм берничә илчелек урнашканнар.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйдан – бик мөһим транспорт развязкасы. Аңа Төньяк һәм Бэйкерлоо линияләренең «Чаринг Кросс» метро станциясе чыга.

Истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трафальгар мәйданы – митинглар, демонстрацияләр, шулай ук зур бәйрәмнәр үткәрүнең традицион урыны. 1945 елның 8маенда Черчилль мәйданда җыелган Лондонлыларга Икенче бөтендөнья сугышында җиңү турында игълан итә.

Ел саен мәйданда Норвегиядән китерелгән илнең төп чыршысы куела.

2011 елның 26 мартында монда Лондонлыларның протест акциясе үткәрелде.[1]

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джордж Оруэллның «1984» исемле фантастик романында мәйдан «Җиңү Мәйданы» дип атала.

1902 елда К.С.Мёрфи язган I live In Trafalgar Square җыры гасыр башының мюзик-холларында популяр була.

Трафальгар мәйданы күренеше (2009)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]