Цезий-137

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цезий-137 latin yazuında])
(Tseziy-137 битеннән юнәлтелде)
Цезий-137

Цезий-137 таркалышы
Билге

137Cs

Нейтрон саны

82

Атом массасы

136,9 а.е.м.

Бәйләнеш чагыштырма энергиясе бер нуклонга

8 388,956 кЭв

Ярым таркалыш периоды

30,16 ел

Төш спины һәм җөплелек

7/2+

Таркалыш төре

β− таркалышы

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Цезий-137 яки радиоцезий - химик элемент цезийның радиоактив нуклиды (атом номеры 55, масса саны 137). Атом-төш реакторында һәм атом-төш коралында атом төшләре таркалышы нәтиҗәсендә хасил була. Тотрыксыз нуклид, ярым таркалыш периоды 30,16 ел.

Цезий-137 1 граммында бер секундада 3,2 1012 төш таркалышы бара.

Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә цезий-137 белән пычранган территория харитасы

Цезий-137 күбесенчә атом-төш сынап карауда һәм атом энергетикасы һәлакәтләрендә чыгарыла, биосфераның радиоактив пычрануы төп компоненты булып тора.

Радиоактив явым төшемдә, радиоактив калдыкларда бар. Туфракка, төп утырмаларына яхшы сеңә, суда ион төрендә була.

Кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләрдә бар, иң күп мүк, төче судагы суүсемнәр, арктик җирдәге үсемлекләрдә туплана.

137Cs күбесенчә мускулларда һәм бавырда туплана. Аеруча төньяк боланнарда, һәм гөмбәләрдә (майлы гөмбә, ал гөмбә һ.б.) бар.

Кешеләр, хайваннар эчендә цезий-137 күбесенчә сулыш һәм аш кайнату органнары аша керә, яраланмаган тире бу изотоптан яхшы саклый, 80% кергән цезий-137 мускулларда туплана.

Таркалыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цезий-137 ксенон-137 бета-таркалышы (ярымтаркалыш периоды 3,8 мин) нәтиҗәсендә хасил була:

.

Цезий-137 үзе бета-таркала (ярым таркалыш периоды 30,17 ел):

.

хасил булган барий-137 тотрыклы, ләкин 94% очракларда башта барий-137 изомеры (тотрыксыз тәэсирләнгән халәте) барлыкка килә (ярым таркалыш периоды 2,5 мин), ул 661,7 кэВ энергияле гамма-квант (яки электрон) чыгарып, стабиль барий-137 га әйләнә.

1175,63 ± 0,17 кэВ суммар энергиясе чыгарыла.

Һәлакәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1957 елда Кыштым һәлакәтендә радиоактив калдыклар саклагычы шартлау нәтиҗәсендә 74*1015 Беккерель активлыклы радионуклидлар, шул исәптән 0,2*1015 Бк цезий-137 чыгарыла.
  • 1957 Бөекбританиядә Уиндскейл һәлакәтендә 12*1015 Бк радионуклид, шул исәптән 46*1012 Бк цезий-137 чыгарыла.
  • 1950 елда Маяк дигән берләшмә Теча елгасына 102*1015 Бк радионуклид, шул исәптән 12,4*1015 Бк цезий-137 чыгара
  • 1960 елда Көньяк Уралдагы Карачай күленнән 30*1012 Бк радионуклид, шул исәптән 0,4*1012 Бк цезий-137 чыгарыла

(Әлеге һәләкатләрдә бик күп татар авыллары зур зыян күргән).


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]