USS John S. McCain (DDG-56)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/USS John S. McCain (DDG-56) latin yazuında])
USS John S. McCain
Көймә төре «Арли Бөрк» төрендәге эскадра мина ташучылары[d]
Сурәт
... хөрмәтенә аталган кече Җон Сидни Маккейн[d], өлкән Җон Сидни Маккейн[d] һәм Җон Маккейн[d]
Төп порт United States Fleet Activities Yokosuka[d]
Җитештерүче Bath Iron Works[d]
Хезмәтләндерүче АКШ хәрби-диңгез көчләре
Озынлык 505 Фут
Язылу иле Америка Кушма Штатлары
Рәсми веб-сайт public.navy.mil/surfor/ddg56/Pages/default.aspx
Вымпел саны DDG-56
 USS John S. McCain Викиҗыентыкта

USS John S. McCain (DDG-56) — УРО тибындагы эсминец «Арли Бёрк» тибы.   АКШның Bath Iron Works верфенде төзелгән, хәрби-диңгез көчләренең Япониядә урнашкан Йокосука, диңгез станциясендә хезмәткә билгеләнгән.

USS John S. McCain 1999 елда диңгезгә чыккан. Аның экипажы - 327 кеше. Кораб ракеталар, зенит һәм артиллерия җиһазлары белән җиһазландырылган. Корабта шулай ук боралак урнаша. Кораб АКШ хәрби-диңгез көчләре адмираллары, сенатор Джон Маккейнның бабасы һәм әтисе хөрмәтенә аталган[1].

Джон Маккейн үзенең Твиттерында корабтагы хәрбиләр өчен дога кылганын язган[1].

Хәрби хезмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

21 август 2017 ел. Малакка бугазы. АКШ хәрби-диңгез көчләренең "Джон Маккейн" исемле ракеталы хәрби корабы Сингапур ярлары янында Alnic MC нефть тенкерына бәрелгән[1].

Бәрелү хәрби кораб Сингапур портына кергән вакытта, җирле вакыт белән 06:24тә (Казан вакыты белән: 00.24) булган, дип хәбәр итә The New York Times. Нефть танкерында Либерия байрагы булган[1].

Бәрелү нәтиҗәсендә биш хәрби яраланган, тагын 10 хәрби хәбәрсез югалган. Эзләү-коткару эшләре алып барыла. Корабның арткы өлеше зыян күргән[1][2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]