Ар теле
Удмурт теле | |
Үзисем: |
Удмурт кыл |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Удмурт Республикасы, |
Рәсми халәт: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
464 мең кеше |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
Урал гаиләсе |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
удм 700 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Удмурт теле (арча удмурт кыл) – фин-угыр телләренең берсе. Рус теле белән бер рәттән, Удмурт республикасының дәүләт теле дип санала. Коми-коми һәм коми-пермяк телләре белән бергә фин-угыр телләрнең Пермь төркеменә керә.
Удмурт теле лексикасында татар һәм рус телләреннән бик күп алынмалар очратып була.
Фонетика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сузыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рәт→ Күтәрелеш↓ |
Алгы рәт | Урта рәт | Арткы рәт | ||
---|---|---|---|---|---|
Иренләшмәгән | Иренләшкән | ||||
Югары | i | ы /ɨ~ɯ/ | u | ||
Урта | э, е /e/ | ӧ /ə/ | ӧ /ʌ/ | о /o/ | |
Түбән | а /a/ |
Шуның өстенә, удмурт телендә дүрт дифтонг билгеле: уа — куара "аваз", уи — куинь "өч", ау — тау "рәхмәт", оу — бугоу "богау".
Сүз басымы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күбесенчә соңгы иҗегенә төшә. Кушу төсмерендә чыгарылма буларак беренче иҗеккә төшә. Мәсьәлән, пега - йөгер, пыре - кер (шул ук вакытта пыре́ - керә дигән сүз).
Сүз төркемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Удмурт телендә 9 сүз төркеме бар: исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, теркәгеч, кисәкчәләр һәм ымлыклар, бәйлек.
Исем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Исем сан, тартым һәм күрсәтү категорияләргә ия була. Грамматик җенес категориясе юк. Күплек саны -ос (сузыклардан соң) яки -ёс (тартыклардан соң) суффикслары белән күрсәтелә. Барлык исемнәр килешләр белән төрләнәләр.
Удмурт телендә 15 килеш бар:
- Баш килеш
- Төшем килеше (кемне, нәрсәне дә булса)
- Иялек килеше (кемнең, нәрсәнең дә булса)
- Бирү килеше (кемгә, нәрсәгә дә булса)
- Урын килеше (кайда да булса, берәр нәрсә эчендә)
- Чыгыш килеше (кемнән, нәрсәдән дә булса)
- Керү килеше (кайда, нәрсә дә булса эченә)
- Читләштерү килеше (кайдан, нәрсәдән дә булса)
- Аеру килеше (кемдән, нәрсәдән дә булса (тартып алу))
- Юнәлеш килеше (нәрсәнең дә булса юнәлешенә)
- Күчемле килеш (кем, нәрсәне дә булса буенча)
- Мәхрүм итү килеше (кемсез, нәрсәсез дә булса)
- Иҗат итү килеше (кем, нәрсә дә булса белән)
- Чик килеше (кайдага, нәрсәгә дә булса кадәр)
- Ярашлылык килеше (кемгә, нәрсәгә дә булса ярашлы рәвештә)
Удмурт алфавиты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
А а | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё |
Ж ж | Ӝ ӝ | З з | Ӟ ӟ | И и | Ӥ ӥ | Й й |
К к | Л л | М м | Н н | О о | Ӧ ӧ | П п |
Р р | С с | Т т | У у | Ф ф | Х х | Ц ц |
Ч ч | Ӵ ӵ | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь |
Э э | Ю ю | Я я |
Мон | Мин | Ми | Без |
---|---|---|---|
Тон | Син | Тӥ | Сез |
Со | Ул | Соос | Алар |
Ар телендә төрки телләрдән (яки төрки телләр аша кергән) алынма сүзләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ар телендә төрки телләрдән алынма сүзләр күп, бер мең чамасы. Мәсьәлән, адями - кеше, адәм баласы; капка - капка; уксё - акча; янгыш - ялгыш; яратӥсько - яратам; байлык - байлык; апае - апа, ханым; байтак - байтак; бакча - бакча; куно - кунак; барыбыр - барыбер; пайда - файда; дунне - дөнья; сяська - чәчәк, улмо - алма, яке - яки.
Татар телендә ар теленнән алынма сүзләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар телендә ар теленнән алынма сүзләр бар, мәсьәлән бүкән сүзе ар телендә пукон сүзеннән, миләш сүзе ар телендә палэзь сүзеннән алынган.
Күплек сан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Удмурт телендә күплек сан сүз сузык хәрәфкә беткән очракта -ос кушымчасын өстәп, тартык хәрефкә беткән очракта -ёс кушымчасын өстәп ясала. Мәсьәлән, со - ул, соос - алар, гурт - авыл, гуртъёс - авыллар.
Сөйләшләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Удмурт телендә өч шивә һәм берничә арадаш сөйләшләр группасын аералар:
- Төньяк сөйләше Удмуртиянең төньяк районнарында (Яр, Глазов, Красногорское, Юкаменское, Балезино, Кез, Игра, Дебесы) таралган.
- Көньяк сөйләше
- Үзәк диалекты (Алнаш, Грахово, Кыяс, өлешчә Можга һәм Кече Пурга районнары)
- Переиферидәге көньяк диалекты (Татарстанның Баулы, Кукмара, Мамадыш районнары, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Илнең Мари-Төрек районы, Башкортстанның Яңавыл, Калтасы, Борай, Татышлы районнары, Пермь краеның Куеда районы һәм Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районы)
- Урта сөйләше (Селты, Сөмсә, Вавож, Шаркан, Якшур-Бодья, Завьялово, өлешчә Можга һәм Кече Пурга районнары).
Массакүләм мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Н.Н.Тимерханова, "Удмурт кыл 1", Ижкар, 2012, 155 б.
- Р.Ш.Насибуллин, Русско-удмуртско-татарский словарь, Казань, Татарское Книжное Издательство, 2013, ISBN 978-5-298-02428
- Ф.Ф.Гаффарова, И.В.Тараканов, В.В.Вежеева, Татарча-русча-удмуртча сөйләүлек, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012, ISBN 978-5-298-02187-6
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ар теленә тәрҗемә ителгән Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте китаплары исемлеге
Удмуртия
Арлар