University Ranking by Academic Performance

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/University Ranking by Academic Performance latin yazuında])

University Ranking by Academic Performance[1] (URAP) ― Якын Көнчыгыш техник университетның Информатика институты[2] тарафыннан эшләнгән глобаль рейтинг, ул 2010 елдан башлап ел саен дөньядагы 2 000 иң яхшы уку йорты кергән милли[3] һәм глобаль[4] көллиятләр һәм университетлар рейтингын бастырып чыгара. URAP рейтингының үлчәү фәнметриясе Фәнни мәгълүмат институтында Web of Science һәм inCites ярдәмендә алынган мәгълүматларга нигезләнә. URAP глобаль рейтингын төзү өчен тикшеренүләр нәтиҗәлелеге, шул исәптән мәкаләләр саны, аларны цитаталау, фәнни документларның гомуми саны, мәкаләләрнең импакт саны, цитаталауның гомуми импакты һәм халыкара хезмәттәшлек үсеш дәрәҗәсе кебек күрсәткечләр кулланыла. Глобаль рейтингларга өстәмә буларак, URAP шулай ук Төркия универитетларының студентлар һәм укытучылар саны кебек өстәмә күрсәткечләрне кулланган региональ рейтингларны бастыра. Әлеге мәгълүматларны алар ÖSYM сайлап алу һәм эшкә урнаштыру үлчәү үзәгеннән алалар.

2020 елга рейтингта Россия югары уку йортлары арасында иң югары урынны Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты алып тора (209 урын)[5].

Методологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

URAP мәгълүматларны Фәнни мәгълүмат иституты тәкъдим иткән Web of Science һәм InCites кебек халыкара библиометрик мәгълүматлар базаларыннан җыя. URAP иң күп басылып чыккан мәкаләләре булган 2500 югары уку йортның мәгълүматларын куллана. Һәр югары уку йортының гомуми баллы аның эшенә берничә күрсәткеч буенча нигезләнгән. 2500 сайлап алынган югары уку йортлар арасыннан 2000 иң яхшылары URAP бастыра торган рейтингка керә. Шулай ук фән өлкәләре буенча 23 аерым рейтинг төзелә[6].

Күрсәткечләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

URAP академик өлгерешне үлчәү өчен алты төп күрсәткечне куллана. Алар арасында ― мәкаләләр саны (21% ка кадәр), аларны цитаталаштыру (21% ка кадәр), фәнни документларның гомуми саны (10 %), мәкаләләрнең гомуми импакты (18 %), циталаштыруның гомуми импакты (15 %) һәм халыкара хезмәттәшлекнең үсеш дәрәҗәсе (15%). URAP төп күрсәткечләре нигезендә яткан алты эшкәртелмәгән библиометрик мәгълүматлар нык тигезсез бүленгән була. Бу мәсьәләне хәл итү өчен күрсәткечләр медианасы кулланыла. Delphi системасы индикаторларга үлчәү балларын өстәү өчен экспертлар төркеме тарафыннан эшләнә. Индикаторлар буенча барлыгы 600 балл бүленә. URAP Төркия университетларын төркемләү өчен өстәмә күрсәткечләр, ягъни студентлар һәм укытучылар саны кебек күрсәткечне куллана.

Фикерләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

URAP рейтингы башка төп рейтинг системалары белән чагыштырганда, күбрәк учреждениеләре үз эченә ала. European Journal of Education та бастырылган мәкаләләрнең берсендә «SRG, ARWU, THE һәм QS белән чагыштырганда рейтинг азрак билгеле булса да, ул 2000 университеттан торган исемлек бастырылу белән кызыклы, ә югарыда аталган рейтинглар 700дән артыграк университет керми» дип искәртелә[7]. Бу хакта шулай ук Европа университетлары ассоциациясенең 2013 елдагы хисабында әйтелә. Алар фикеренчә, URAP SCImago бүленеш системасы белән бергә «рейтинглар базарында бушлыкны тутыралар, чөнки аларның индикаторлары күбрәк университетларның нәтиҗәлелеген үлчи: URAP 2000 кадәр һәм SCImago, үз очрагында, 3000 артык, алар белән чагыштырганда THE ― 400, SRC ARWU, NTU һәм CWTS рейтингында 500 һәм QSS якынча 700»[8].

URAP куллана торган индикаторлар чагыштырмача әһәмияткә түгел, ә абсолют әһәмияткә ия, бу зур институцияләргә өстенлек бирә[8][9]. Европа университетлары ассоциациясенең 2013 елдагы хисабы буенча, URAP китапларга игътибар итми, сәнгать һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге тикшеренүләрне төшереп калдыра һәм җитәрлек дәрәҗәдә социаль фәннәрне тәкъдим итми. Моннан тыш, URAP библиометрик күрсәткечләр нәтиҗәләре нормальләштерү булмау сәбәпле, басмалар культурасындагы аермаларны компенсацияләми. Хисапта шулай ук «аерым алганда, цитаталар саны күрсәткече һәм мәкаләләр саны күрсәткече нәтиҗәләре табигый фәннәр һәм бигрәк тә медицина файдасына урнаштырыла» дип әйтелә. Анда шулай ук укыту индикаторлары исәпләнмәү сәбәпле, URAP басымны фәнни-тикшеренү учреждениеләренә ясый, дип хәбәр ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. University Ranking by Academic Performance. әлеге чыганактан 2020-12-17 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  2. Middle East Technical University, Graduate School of Informatics.
  3. URAP Türkiye Özel Bölümü (тур.). әлеге чыганактан 2011-09-02 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  4. World Ranking. әлеге чыганактан 2018-12-14 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  5. URAP - University Ranking by Academic Academic Performance. әлеге чыганактан 2020-11-30 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  6. ERA 2015, Excellence in Research for Australia. әлеге чыганактан 2015-04-01 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  7. Rauhvargers (March 2014). «Where Are the Global Rankings Leading Us? An Analysis of Recent Methodological Changes and New Developments». European Journal of Education 49 (1): 29–44. DOI:10.1111/ejed.12066.
  8. 8,0 8,1 Andrejs Rauhvargers. Global university rankings and their impact : report II. — Brussels: European University Association, 2013. — ISBN 9789078997412.
  9. The URAP Ranking.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]