Варяглар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Варяглар latin yazuında])
(Varäglar битеннән юнәлтелде)
"Варягларны чакыру", Виктор Васнецов рәсеме
"Дингез аръягындагы кунаклар", Николай Рерих рәсеме, 1901, Третьяков галереясе

Варяглар (бор. скандинавча Væringjar, грекча Βάραγγοι) — Борынгы Русь эчендәге милли, һөнәри яки иҗтимагый төркем. Борынгы Русьтә Скандинавиядән чыккан кешеләр - викингларны, аларның нәселеннән чыккан һәм руслашкан кешеләрне, шулай ук Балтыйк диңгезе буйларыннан чыккан Борынгы Русь (IX—XII г.) һәм Византия (XI—XIII г.) дәүләтләрендә булган сәүдәгәрләрне һәм яллы гаскәриләрне варяглар дип аталган.

Борынгы рус елъязмасы («Повесть временных лет») буенча нәкъ варяглар-русь кабиләсе Русь дәүләтенә нигез сала, бу вакыйга "варягларны чакыру" дип йөртелә.

Кайбер чыганаклар буенча 12 гасырга кадәр рус сүзе "немец" (димәк ят кеше) өчен варяг сүзе кулланылган.

Византия чыганакларына караганда 11 гасырга кадәр Византия императорлары хезмәтендә варяглар яки варанглар махсус отряды булган.

Шулай ук Скандинавия чыганаклары буенча кайбер викинглар Византия хезмәтендәге варяглар (вәрингләр) отрядларына кергәннәр.

Варяг мәсьәләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытка кадәр варяглар чыгышы һәм кем икәне хакында җитди бәхәсләр дәвам итәләр, шуңа күрә варяг мәсьәләсе кала бирә, анда берничә проблема керә:

  • варягларның этник чыгышы, русь халкының варяг кабиләләренең берсе булганы
  • славян дәүләтчелегенә нигез салуда варягларның роле
  • борынгы русларны формалаштыруда варягларның әһәмияте
  • "русь" сүзенең чыгышы (этимологиясе)

Варяг мәсьәләсе нигезендә Норман теориясе да булдырылган, әлеге теориянең кискен формасын Өченче рейх идеологлары да куллана: әгәр беренче славян дәүләтенә герман кабиләсе - варяглар салган икән, димәк славяннар үзләре дәүләтчелеккә нигез сала алмаганга күрә "кимчелекле халык" булып каралган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джаксон Т. Н Варяжский вопрос
  • Джаксон Т. Н. Исландские королевские саги как источник по истории Древней Руси и её соседей. X-XIII вв. // Древнейшие государства на территории СССР. 1988-1989 гг. — М.: Наука 1991. — С. 5-169.
  • Клейн Л. С. Спор о варягах. История противостояния и аргументы сторон. — СПб.: Евразия, 2009. — 400 с [6].
  • Коа Ив. Викинги, короли морей. — М.: ООО «Изд-во АСТ», 2003. — 176 с. — Серия «История. Открытие».
  • Ласкавый Г. В. Викинги: Походы, открытия, культура. — Минск: МФЦП, 2004. — 322 с. — Серия «Народы Земли».
  • Лебедев Г. С. Эпоха викингов в Северной Европе. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1985. — 286 с. — 10 000 экз.
  • Ловмяньский Хенрик. Русь и норманы / Пер. с пол. под ред. В. Т. Пашуто. — М.: Прогресс, 1985. — 304 с.
  • Мельникова Е. А. Укрощение неукротимых: договоры с норманнами как способ их интегрирования в инокультурных обществах // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. 2008. № 2 (32). С. 12-26.