Василий Токсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Токсин latin yazuında])
(Vasili Toksin битеннән юнәлтелде)
Василий Токсин
Туган 29 декабрь 1899(1899-12-29)
Үлгән 30 гыйнвар 1942(1942-01-30) (42 яшь)

Василий Токсин (17 [29] декабрь 1899, Яншык-Норваш, Чуел өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]30 гыйнвар 1942, Котлас, Архангелск өлкәсе, Россия СФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — чуаш совет дәүләт эшлеклесе, Россия ватандашлар сугышында катнашучы.

Тәтеш, Шәехран укытучылар семинарияләрендә (1917-1919), Мәскәү коммунистик университетында (1921-1924) укыган. Чуаш өлкә Совет-фирка төзелеше мәктәбе уку бүлеге мөдире, РК(б)Ф-БК(б)Ф Чуаш өлкә комитетында матбугат, мәдәният һәм ленининзмны пропагандалау бүлекләре мөдире, Чуаш АССР игенчелек халык комиссары урынбасары, Чуаш АССР финанс халык комиссары (1924-1932), Чуаш АССР халык комиссарлары шурасы рәисе (1932-1937), Чуаш АССР җирле сәнәгать халык комиссары (1937-1938). Атып үтерелүгә хөкем ителгән (1939), үлем карары 10 елга лагиргә җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштырыла (1941).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]