Василий Шорин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Шорин latin yazuında])
(Vasiliy Şorin битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Василий Шорин
Туган телдә исем Василий Иванович Шорин
Туган 7 гыйнвар 1871(1871-01-07)
Русия империясе, Тверь губернасы, Калязин
Үлгән 29 июль 1938(1938-07-29) (67 яшь)
ССРБ, Ленинград
Күмү урыны Богослов зираты[d]
Һөнәре сәясәтче
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Байрак ордены
Почёт инкыйлабый коралы

Василий Иван улы Шорин (Василий Иванович Шорин, 26 декабрь 1870 (7 гыйнвар 1871) — 29 июль 1938)Кызыл армия командирларыннан берсе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Шорин 1870 елның 26 декабрьдә (1871 елның 7 гыйнварда) Тверь губернасы Калязин шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туган. Тиздән Шоринлар гаиләсе Казанга күчә.

1892 елда Шорин Казан пехота юнкер училищесын тәмамлый. 1904—1905 еллардагы рус-япон сугышында — подпоручик, рота командиры.

Беренче бөтендөнья сугышында башта батальон командиры, 1915 елның июльдән — 338-нче Глазов җәяүле гаскәр полкында подполковник, 1917 елдан — 102-нче Вятка полкында полковник. 1918 елның гыйнварында 26-нчы җәяүле гаскәр дивизиясенең командиры булып сайлана.

1918 елның сентябрьдә ирекле рәвештә Кызыл Армиягә керә.

1918 елның сентябрьдән 1919 елның июльгә кадәр — ЭККА Көнчыгыш фронтында 2-нче армиясенең командиры, 1919 елның июльдән — ЭККА Көньяк фронтының Аерым төркеме командиры, 1919 елның ноябрьдән — ЭККА Көньяк-Көнчыгыш фронты командиры, 1920 елның гыйнвардан — ЭККА Кавказ фронты командиры.

19201921 елларда — Кораллы көчләр сәргаскәренең Себер буенча ярдәмчесе, антисовет фетнәләр бастыруда катнашкан, 1920 елның февраль-ноябрьдә — ЭККА Төркистан фронты командиры. 19231925 елларда — Ленинград хәрби округы сәргаскәренең ярдәмчесе. Яше тулып, 1925 елда ЭККА исемлегендә гомерлеккә калу белән запаска җибәрелә.

Пенсияга чыккач, Ленинградта Осоавиахим эше белән җитәкчелек итә.

1938 елда репрессияләнә. Беренче мәгълүмәтләр буенча, атып үтерелә,[1] икенче мәгълүмәтләр буенча, мәхкәмәгә кадәр төрмәдә үлә.[2]

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]