WOWCube

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/WOWCube latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
WOWCube Uno
250px
Җитештерүче

Cubios Inc.[1][2]

Төр

Портатив уен консоле/башваткыч

Чыгу көне

2018 год

Оператив хәтер

8 Мбайт Flash память (8 шт)

Дисплей

TFT экран 1.56" (24 шт)

Зурлык

76х76х76мм

Авырлык

400 грамм

Сайт

https://wowcube.com/

WOWCube яки WowCube — 2x2x2 Рубик шакмагы[3] формасындагы идарә ителүче портатив куб[4] уены[5], шулай ук электрон башваткыч буларак та классификацияләнә[6][7][8]; кулланучының кирәк интерфейсы[8][9] өлгесе. Бер төрле һәм бер бөтенне тәшкил иткән сигезле элементтан тора, һәм Pawn телендә язылган махсус әзерләнгән уеннарны башларга ярдәм итә. Лицензиясе — ачык аппарат тәэминәте[7] (Open Source)[10]. Эшләүчеләр — Савва һәм Илья Осиповлар[2].

Проект авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

WO2018075714 патенты иллюстрациясенән

Жайланма концепциясен 2016 елда чыгышы белән Түбән Новгородтан булган Савва Осипов[11] тәкъдим итә. Аңа 8 яшь булганда, гаилә Американың Сан-Франциско каласына күченә (хәзер Сан-Францискодан ерак булмаган Новато дигән урында яшиләр)[8][12]. Савва 10 яшеннән электроника һәм программалау белән мавыга[13][14][15][16], аның берничә проекты Hackster эшләнмәләр җәмгыятендә басылып чыга[8]. Әлеге вакытта Савва YouTube-да үзе каналын алып бара һәм хаткатоннарда даими катнаша[10]. Савваның атасы — IT-эшкуар Илья Осипов, Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге дәүләт университетын тәмамлаган, күп төрле стартапларда катнаша (шул исәптән, Түбән Новгородның nn.ru мәгълүмат сайтына нигез сала)[17], берничә патент иясе һәм Нидерландларның бер гыйльми журналы рецензенты. Илья программалау белән студент елларыннан шөгыльләнә һәм 1996 елда программалау буенча Бөтенрусия олимпиадасында җиңүче була. 2012 елда ул үз бизнесын Hearst Shkulev Media компаниясенә сатып[17], гаиләсе белән Калифорнияга күченә. Raspberry Рі һәм Arduino кебек гади компьютерлар нигезендә катлаулы булмаган корылмалар — мини-компьютерлар, электрон фоторамкалар һәм уен кушымталары (приставкалар) җыя башлый[7]. Савва атасы белән Сан-Франциско һәм Кремний Үзәнендә үтә торган хакатон сериясендә катнаша, анда үзенең проектлары арасында Раштуа яктырткычын, Angry Birds-консолен, «акыллы» фоторам һәм 3D-принтерында басып чыгарылган күп төрле башка әйберләрен тәкъдим итә[8].

Эшләнмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиздән Илья Осипов үзара бәйләнешле процессорлы арзан кубиклар эшләргә карар итә. Башта ул Kickstarter өчен бер-берсе белән бәйләнешле бик күп стандартлаштырылган элементлардан торган (һәр кайсысы үзенең экраны белән) өстәл уеннары проектын башларга тели[7][8]. Берничә эшләнмә әзерли, ләкин тиздән моңа охшаш уенның кем тарафынандыр патентлануын ачыклый, ә авторлары 20 миллион доллар күләмендә инвестицияләр җәлеп итә. 2016 елда 13 яшьлек Савва атасына икенче формадагы идеяны камилләштереп — Рубикның патентланган кубигын тышкы барлык кырларының экран булып, корылманың барча экранны хасил итүен эшләргә тәкъдим итә. Кырларны борып, яланны һәм уен элементларын үзгәртергә мөмкин[8]. Савваның идеясе WOWCube проектының башы була[16]. Киңлектә кубикларны алмаштырып кую кече балалар уенының аналогы булса да, экран-кырларны борып объектларны бер яктан икенчесенә күчерү барлык аудиторияне җәлеп итү мөмкинлегенә ия була[7].

2017 елның җәендә WOWCube прототипларының өч вариантын эшләүгә 500 мең АКШ доллары чамасы акча бүлеп, проектны Мәскәү технология институтының ректоры Григорий Бубнов, Moscow Business School президенты һәм amoCRM компаниянең милектәше Денис Митрофанов һәм Fermosa шәхси фонды финанслый[2][16][18]. Алдынгы инвестор булып BitFury-ның идарәче партнеры Марат Кичиков тора. Ул гомуми сумманы 1,4 млн АКШ долларына кадәр житкерә[19]. Проектларны эшләүгә ярты ел китә: Илья тема буенча публикацияләр һәм патентларны өйрәнү белән шөгыльләнә, шулай ук уеннарга сценарийлар төзей; Савва идеяларны бергә туплый һәм уенчыкның тышкы күрнеше һәм аның мөмкинлекләре буенча фикер алышуларда катнаша[8]. 2017 елда Савва белән Илья Arduino конструкторы һәм IIIP Monoprice йорт 3D-принтеры ярдәмендә (моңа кадәр САвва анда уенчыклар бастырып, аннары аларны арзан хакка саткан була) беренче прототипны эшли[2][16][20]. Прототип дәүмәле башта 3кә 3 итеп каралса, аннары 2гә 2 итеп сайлана (Ларри Николасның 1970 елда төзегән магнит башваткычы кебек)[21]; проектлы моделләштерү SketchUp программасы ярдәмендә башкарыла. Прототипны җыю барышында Савва белән Илья компонентлар арасында элемтә булдыру радиоканалы идеясыннан, шулай ук корылыш геометриясенең гади булмавына бәйле төп элемтә сыйфатында Android яки Linux куллану идеясыннан баш тарта[7].

Стив Возняк 2019 елда DesTechAz-та WOWCube белән

2017 елның 8 июнендә прототип Беркли каласындагы Калифорния университетында узган CALL фәнни-гамәли конференциясендә күрсәтелә[8][22]. Ноябрдә Осиповлар Русиядә патент ала[2][23], шулай ук АКШ-та һәм Кытайда патентка заявкаларны уңышлы тапшырыла[8], иктисады үскән алдынгы сигез илгә дә заявка җибәрелә[24]. 2018 елның гыйнварында корылыш Лас-Вегаста — CES-та[2], ә майда Санта-Клара шәһәрендә (Калифорния) Maker Faire (ингл.)баш.[12] күргәзмәсендә киң күләм тамашачыга чыгарыла[25]. 2019 елның 16-17 октябрендә Аризонада үткән ARIZONA'S SIGNATURE TECH EVENTА форумында WOWCube эшләнмәсе белән Apple компаниясенә нигез салучыларның берсе Стив Возняк таныша һәм бер данә уенчыкка култамгасын салып, моңа кадәр мондый уенчыкны күргәне булмавын белдерә. Авторларга WOZUEducation белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим ителә[17].

Cubios Inc башкарма директоры Макс Филин белдерүенчә, компания 200 данә WOWCube чыгарырга һәм таратырга, шулай ук ул зарядкада торганда экранда гамәлдәге датаны һәм вакытны, һава хәләтен һәм соңгы яңалыкларны күрсәткән кушымта эшләргә ниятли. Әзер уенчык хакы 249-149 АКШ доллары торачак дип күзаллана. 2020 елның гыйнварында CES һәм язын Toyfair күргәзмәләрендә күрсәтү планлаштырыла[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ирина Мамиконян. Российско-американский стартап WOWCUBE привек $500 тысяч, Firrma (2018-10-03). Тикшерелде 27 июль 2017.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 13-летний изобретатель Савва Осипов: что ждёт человечество до конца XXI века. secretmag.ru (2017-11-14). Retrieved on 2019-12-21.
  3. 3,0 3,1 Charlie Fink (2019-12-14). Wowed by Wowcube. Forbes. Retrieved on 2019-12-21.
  4. Эльдар Муртазин (2019-01-15). CES 2019. День шестой – безумные и не очень гаджеты CES. mobile-review.com.
  5. Z значит успех: как юное поколение создает бум предпринимательства. Snob (2018-11-27). Retrieved on 2019-12-21.
  6. Dean Takahashi. Cubios’ WowCube is a handheld game console inspired by Rubik’s Cube (ингл.), VentureBeat (2018-05-30). Тикшерелде 28 июнь 2018.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 Александр Грек. Вау-кубик: больше, чем игрушка (рус.), Популярная Механика (2019-06-01). Тикшерелде 2 июнь 2019.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 8,6 8,7 8,8 8,9 Влада Стеканова. Предприниматель, отец школьника-участника TechCrunch Disrupt 2018 Илья Осипов: "В воспитании использую принцип первобытных людей" (рус.), RusBase (2018-09-06). Тикшерелде 6 сентябрь 2018.
  9. Osipov, I. V. Review puzzles and construction sets falling under the category of augmented reality games : Калып:Lg / I. V. Osipov, E. Nikulchev // ITM Web Conf., Volume 18. — 2018. — № 02003 (9 April). — С. 4.
  10. 10,0 10,1 Cubios’ WowCube is a handheld game console inspired by Rubik’s Cube. venturebeat.com (2018-05-30). Retrieved on 2019-12-21.
  11. Мальчик индиго родом из Нижнего Новгорода предсказал будущее человечества. nn.ru. Retrieved on 2019-12-21.
  12. «Я представлялся секретаршей Анной»: как строят бизнес несовершеннолетние. РБК (2017-12-02). Retrieved on 2019-12-21.
  13. RTVi. Кубик Рубика XXI века. Как работает новая электронная головоломка, основанная на принципе знаменитой игрушки (рус.), RTVi (2018-12-08). Тикшерелде 2018-18-09.
  14. РБК. Савва Осипов и игровая консоль WOWCube (рус.), РБК (2018). Тикшерелде 9 май 2019.
  15. Josiah Motley. WOWCube is a digital, interactive gadget designed by a 13-year-old (ингл.), KnowTechie (2018-05-31). Тикшерелде 19 июль 2018.
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 «Многие партнёры до сих пор не знают, сколько мне лет»: подростки рассказали, как начали вести успешный бизнес. Мел (2017-12-02). Retrieved on 2019-12-21.
  17. 17,0 17,1 17,2 Нижегородский IT-предприниматель представил сооснователю Apple свою разработку. nn.dk.ru (2019-10-18). Retrieved on 2019-12-21.
  18. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок slavicsac не указан текст
  19. Анна Полякова (2019-10-04). Игровой проект WOWCube Ильи Осипова привлек $1,4 млн. Rusbase. Retrieved on 2019-12-21.
  20. Сверхинтеллект и бессмертные люди: 13-летний гений озвучил прогноз до конца XXI века. forumdaily.com (2017-11-22). Retrieved on 2019-12-21.
  21. Patent US3655201 A: 'Pattern forming puzzle and method with pieces rotatable in groups' by Larry D. Nichols, 1970. Google Patents. Retrieved on 2017-07-25.
  22. Osipov, I. V. Transreality puzzle as an object of Augmented reality, Cubios puzzle : Калып:Lg / под ред. Jozef Colpaert // CALL in CONTEXT 2017, Proceedings. — Berkeley, University of California, 2017. — 8 July. — С. 626-637. — Depotnummer: D/2017/12.293/19. — ISBN 9789057285509.
  23. patent RU2644313C1: 'Electronic device with volumetric transformable display' 2017. Google Patents. Retrieved on 2018-06-28.
  24. «Говорят: есть идея, но вам ее не покажут, вдруг украдете. Ответ: уходите, своих полно». nn.dk.ru (2019-07-22). Retrieved on 2019-12-21.
  25. WOWCUBE at Maker Faire Bay Area 2018, Zone 8 in Sequoia: Mixed Reality