Вакыйф Нуруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вакыйф Нуруллин latin yazuında])
(Waqıyf Nurullin битеннән юнәлтелде)
Вакыйф Нуруллин
Туган телдә исем Вакыйф Нурулла улы Нуруллин
Туган 1 май 1935(1935-05-01) (88 яшь)
Татарстан, Балык Бистәсе районы, Югары Әшнәк авылы
Милләт татар
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе (2010).

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2010).

Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайта. Аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда (1961) “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә алына. 1977 елда В. Нуруллин Татарстан китап нәшриятының баш редакторы итеп билгеләнә.

Вакыйф Нуруллин 60нчы еллар башында үзенең кызыклы һәм үзенчәлекле хикәяләре белән матбугатта күренә башлый. Аннары тәүге күләмле әсәре булган “Шинельсез солдатлар” повестен яза. Әдәби җәмәгатчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һ.б. повестьлары дөнья күрә.

В. Нуруллинның әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителеп, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты. Аның әсәрләре буенча кызыклы телефильмнар да куелды.