Ватандашлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ватандашлык latin yazuında])
(Watandaşlıq битеннән юнәлтелде)
Ватандашлык
Сурәт
Нигезсалгыч текст Кеше хокукларының гомуми декларациясе
Тәртипне билгеләүче төп текст Европейская конвенция о гражданстве[d] һәм Конвенция о сокращении безгражданства[d]
 Ватандашлык Викиҗыентыкта

Ватандашлык (ешрак рус алынмасы гражданствоны, яки анын нигезендә чыгарылган гражданлыкны күреп була) — шәхес һәм дәүләт арасындагы бер-берсенә таба хаклар һәм вазыйфалар мәсъәләләрдәге тотрыклы сәяси-хокукый мөнәсәбәт.

Аерым дәүләтләрнең ватандашлык үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ байрагы АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс. Нью-Джерси штаты яки Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала.

Россия Федерациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә ватандашлык мәсьәләләре Россия байрагы Россия Федерациясе вәкаләтләренә караганы билгеләнә. Дәүләт дип саналган республикаларның аерым ватандашлыгы статусына хокукы сакланса да, ул символик кына.[1]

Швейцария[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцария байрагы Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашы булуы. Соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели.

Халыкара ватандашлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы еллар эчендә, кайбер дәүләтара оешмалары ватандашлык белән бәйле төшенчә һәм терминологиянең мәгънәсен халыкара мөнәсәбәтләр киңлегенә чыгара башладылар,[2] — бу оешмаларның әгъза-илләре ватандашларына кагылышлы дип билгеләүләре белән. Бу дәрәҗәдәге ватандашлык икенчел дәрәҗә төшенчә, аның хокуклары милли дәүләтнең ватандашлыгы билгеләгән хокуклардан бәйле.

Европа Берлеге ватандашлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европа Берлеге ватандашлыгы (ингл.) төшенчәсе Маастрихт килешүе (ингл.) нигезендә барлыкка килде. Европа Берлеге турындагы килешүнең (ингл.) 17 (1) матдәсе билгеләгәнчә[3]:

Бу матдә нигезендә Аурупа Берлеге байрагы Аурупа Берлегенең ватандашлыгы барлыкка килә. Әгъза-илнең ватандашы булган һәрбер кеше Берлекнең ватандашы була. Берлек ватандашлыгы өстәмә бер статус һәм милли дәүләтнең ватандашлыгын алыштырмый.[4]

Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгы (ингл.)" төшенчәсе Милләтләр Дуслыгының барлыкка килүеннән бирле куллана. Аурупа Берлеге байрагы Аурупа Берлеге белән кебек үк, кеше Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгына Милләтләр Дуслыгы әгъза-илнең ватандашы булып кына ирешә ала. Шундый ватандашлык рәвеше кайбер Милләтләр Дуслыгы илләрендә кайбер өстенлекләр тәкъдим итә:

  • Кайбер шундый илләр башка Милләтләр Дуслыгы әгъза-ил ватандашларыннан илләренә керү өчен түрист виза таләп итми.
  • Кайбер Милләтләр Дуслыгы илләрендә башка Милләтләр Дуслыгы әгъза-илләренең даими резидент ватандашлары сәяси хокукларга ия, мәс., җирле һәм ил-күләм сайлауларда тавыш бирү, кайбер очракларда – сайланган сәяси постка дәгъва кылучы намзәте булырга.
  • Кайбер очракларда, махсус билгеләнгән постлардан тыш (мәс. Хәрби департаментларда, Генерал-губернатор яки Президент яки Премьер-министр) теләсә нинди постта (дәүләт хезмәтендә дә) эшләргә рөхсәт ителә.

Субъект ватандашлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватандашлык гадәттә бәйсез милли дәүләтнең әгзасы булуына караган төшенчә, ләкин бу термин шул ук арада субъект дәрәҗәсендә дә кулланыла ала. Субъектның сәяси тормышында катнашу яки аның хөкүмәте тәкъдим иткән башка өстенлекләрне куллана алу өчен Дәүләт субъектлар (ингл.) яшәү урыны (ингл.) кебек төрле шартларны билгели алалар. Шундый очракларда, бу шартларга туры килгәннәре кайбер очракларда бәйле дәүләт, провинция яки регионның ватандашлары дип тә санала. Бу системаның үрнәге Швейцария байрагы Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашлыгы, соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели. Башка бер үрнәге — Финләндия байрагы Финләндия эчендәге махсус провинциаль ватандашлык (hembygdsrätt) хокукына ия булган Аланд утраулары резидентлары.

АКШ байрагы АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс. Нью-Джерси штаты яки Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала. Һәрбер штат иң әзеннән бер милли милиция трансфер хезмәтенә кергән хәрби көчне (штатның милли гвардиясе), һәм кайберәүләр национализацияга дүчар була алмаган өстәмә икенчел хәрби көчләрен тоталар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]