Википедия:Үзгәртүләр сугышлары
Күренеш
(Wikipediä:Üzgärtülär suğışları битеннән юнәлтелде)
Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче,
Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә
Википедия:Война правок кагыйдәсен кара.
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә.
Бу битнең кыскача аңлатмасы: Үзгәртүләрне кертүне башка мөхәррирләр белән сугышу ысулы буларак кулланмагыз – бәхәсләр фикерләр турында аралашу (бәхәс) аркылы чишелергә тиеш.

Битнең эчтәлеге турында фикерләре аерылган мөхәррирләр, туган низагны аралашу аркылы чишү урынына яңадан-яңа башкаларның үзгәртүләреннән баш тартып, битне кире хәленә кайтарып торулары хәленә үзгәртүләр сугышы диелә. Үзгәртүләр сугышлары конструктив түгел - алар мөхәррирләрнең консенсуска ирешүләренә киртә сала, бер-берсен күрә алмауларына китерә ала.
Үзгәртүләр сугышын күрсәгез нишләргә
[вики-текстны үзгәрт]Үзгәртүләр сугышы чыгып килсә, катнашучылар мәсьәләне бәхәс битендә аралашу аркылы чишергә тиеш.
Тәҗрибәле мөхәррирләрнең үзгәртүләр сугышларына эләкмәү ысуллары
[вики-текстны үзгәрт]Бу бүлек кыскача аңлатмасы: Низагка эләкмәү өчен төп чара - аралашу: Википедия:Үзгәртүләр кертү#Үзгәртүләр керткәндә аралашу тәртибенә күз салыгыз.
Идарәчеләр өчен киңәш-кулланма
[вики-текстны үзгәрт]ВП:Идарәчеләр кагыйдәсе буенча, "Идарәчеләр әманәткә тапшырылган коралларны өстенлек алу өчен, шәхси катнашы (яки мөхәррирлек кертемнәре күләме зур ) булган мәкалә яки эчтәлек буенча бәхәстә, яки кызыксыну конфликты югары була алган очракларында кулланмаска тиеш."
Шулай ук карагыз
[вики-текстны үзгәрт]