Википедия:Интерфейсны кириллик язуга күчерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Интерфейсны кириллик язуга күчерү latin yazuında])

Татар википедиясенең интерфейсын кириллик язуга күчерер өчен тавыш бирү оештырыла. Бу википедия стюардлары тарафыннан тәлап ителгән стандарт процедура. Мөмкин кадәр күбрәк кеше тавыш бирергә тиеш. Әз кеше тавыш бирсә, тавыш бирү нәтиҗәләре саналмаска мөмкин.

Тәкъдим шундый: татар випипедиясендә tt-cyrl телен стандарт булып ясарга. Латин язуын кулланырга теләгәннәр исә көйләүләр битендә латин язуын куя алалар.

Хәзерге вакытта википедиянең татар бүлегендә мәкаләләр күбесенчә кирилл язуында языла. Әмма бит эчтәлеге катнаш була, чөнки сул һәм өстәге язулар латин хәрефләре белән язылган.

Киләчәктә, конвертация скриптын тәмамлагач, бу сорау барыбер ачылачак, чөнки конвертация өчен кушма эчтәлекле битләр ярамый. Бит я тулысынча латин язуында, я кирилл язуында булырга тиеш.

tt: Татар випипедиясендә tt-cyrl телен стандарт булып ясарга.

en: To make tt-cyrl a default language in Tatar Wikipedia.

Тавыш бирү 28 сентябрь көнне тәмамлана.

Тавыш бирү тәмамланды. Риза: 9, каршы: 1.

Риза

Риза--Marat Vildanov
Риза--Timming 14. Sen 2009, 21:18 (UTC)
Риза--Yildiz 15. Sen 2009, 16:39 (UTC)
Риза--Ayerton 16. Sen 2009, 08:46 (UTC)
Риза--KhayR 16. Sen 2009, 10:43 (UTC)
Риза--Eric 256 16. Sen 2009, 20:57 (UTC)
Риза--Rinatus 19. Sen 2009, 18:51 (UTC)
Риза--Саган 24. Sen 2009, 08:10 (UTC)
Риза--Ruslannur 26. Sen 2009, 23:10 (UTC)
Риза--Камский 15. Ökt 2009, 08:19 (UTC)

Каршы

Каршы--Milli 16. Sen 2009, 11:29 (UTC)

Бәхәс

Минемчә, ике шрифт белән бер үк вакытта язылса, әйбәт булыр иде.--Rinazz 16. Sen 2009, 11:09 (UTC)

Minemçä, Latinça yäki 2 şriftta bulırğa tieş. Saylaw mömkinlege zarur --Milli 16. Sen 2009, 11:29 (UTC)

Латинча да кирәк, ләкин башта интерфейсны тулысынча кирилликка тәрҗемә итеп бетерергә кирәк. --KhayR 16. Sen 2009, 10:45 (UTC)

Ə Latinça da interfeys versiyası bulamı? --Вячеслав 17. Sen 2009, 16:06 (UTC)

Дуслар, интерфейсның ике варианты бары аны сез көйләнмәләр битендә үзгәртә аласыз. Бу эшләгән эш вакытлы чара гына. Киләчәктә скриптны эшләп, ике язуны да бертигез эшләргә өметләнәбез. Әлегә кирилл язуында мәкаләләр күбрәк языла, шуңа күрә төп интерфейсны кирилда эшлибез. Борчылмагыз, латин язуын саклап калабыз, ләкин, ни кызганыч, латин әлифбада мәкаләләр бик аз языла.--Yildiz 18. Sen 2009, 06:37 (UTC)

сәләм. конвертор ясау барамы? "конвертация өчен кушма эчтәлекле битләр ярамый" - бу бик дөрес сүз түгел. конвертор ясау барса, аны кем ясый? серб бүлеге конвертерын кулланып була икән. гадәти рәсми кириллицадан гадәти проект латиницага камил конвертацияләү мөмкин түгел диярлек, чөнки аның зур сүзлеге булырга тиеш була. --QDinar 24 сен 2009, 11:17

Скриптны ясау эше бара, аны бер танышым эшли. Серблар конвертерны ничек кулланып була? Сез ярдәм итә алсагыз, зинһар, эшкә кушылыгыз. Имзагызны калдырырга онытмагыз))--Yildiz 24. Sen 2009, 13:36 (UTC)

Тавыш бирү төгәлләнгәч кириллицаны стандарт итеп кем билгеләячәк соң? --KhayR 28. Sen 2009, 16:41 (UTC)

Стюардларга хат язырбыз, Аллах бирсә.--Yildiz 28. Sen 2009, 17:00 (UTC)

What about more writing versions of the same Tatar Wikipedia?

I suggest to keep tt-cyr as default and then you can by using autoconvertion [1][2] produce paralel both Zamanälif and modern Janalif version (see this and this sample). This works fine e.g. in Tajik or Kazakh wikipedia.

Existing Tatar converter i here. Kprwiki 27. Sen 2009, 17:22 (UTC)

Yes, you are right. We are now trying to make a nice, good-working converter. The one that would convert texts in both directions (I mean Yanalif-2 <=> Cyrillic). If we success in that work, it is surely can be done either in Zamanalif or other writing system. Do you want to join us in that work? --Timming 29. Sen 2009, 21:31 (UTC)