Вольфарт чебене

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вольфарт чебене latin yazuında])
(Wohlfahrtia magnifica битеннән юнәлтелде)

Вольфа́рт чебене́ (Wohlfahrtia magnifica) - саркофаидлар гаиләлегеннән бөҗәк. Корсагында өч рәт кара таплы ачык соры төстәге зур чебен (озынлыгы 9-15 мм). Күбесенчә Русиянең далалы зонасында яши, сирәк кенә урман-дала зонасында очрый. Зур бөҗәк чатыр чәчәклеләр нектары белән туена. Тереләй тудыручы чебен, җәрәхәтле тире капламына, кеше һәм хайваннарның колак, авыз, борын һәм күзләренә 120-160 личинка сала. Личинкалары сәламәт тукымаларны ашый һәм миаз («кортлы авыру») дип аталган авыру китереп чыгара. Вольфарт чебене личинкаларының зыяны бик зур булганда, хәлсезләнгән өлкәннәр һәм балалар өчен үлем куркынычы туа. Личинкаларның тулы үсеш дәвере - 3-5 тәүлек. Җирдә курчакка әверелә. Кеше һәм хайваннарда вольфарт чебене личинкалары тудырган миаз очраклары Татарстанда да теркәлгән: Чистай шәһәре тирәсендә (этләрдә уртлар миазы), Азнакай районында (бәрән тәнендә яра өслеге миазы), Әлмәт районында (8 яшьлек балада колак өслеге миазы). Зур вольфарт чебене Казан шәһәре тирәсендә, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында күзәтелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]