Хәмит Гыйззәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмит Гыйззәтуллин latin yazuında])
(Xämit Ğizzätullin битеннән юнәлтелде)
Хәмит Гыйззәтуллин
Туган телдә исем Хәмит Нурислам улы Гыйззәтуллин
Туган 10 февраль 1932(1932-02-10) (92 яшь)
Чуенчы-Чупан, Җылаер районы, Башкортстан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Хәмит Нурислам улы Гыйззәтуллинтатар галиме, икътисад фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспондеты.

Ул Башкортстанның Җылаер районындагы Чуенчы-Чупан исемле татар авылында дөньяга килә. Авылның җидееллык мәктәбен Мактау кәгазе белән тәмамлагач, башта Җылаер техникумында, аннан соң Баймак тау-металлургия техникумында белем ала. Мәктәпкә кайтып мөгаллимлек кыла башлый, читтән торып Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетында укый. Аны кызыл диплом белән тәмамлаган яшь белгеч Свердловскига, СССР Фәннәр академиясенең В. А. Стеклов исемендәге математика институтына эшкә чакырыла. Хәмит Гыйззәтуллин анда аспирантурада укып, башта кандидатлык, аннан соң докторлык диссертацияләрен яклый.

1985 елда, Башкортстан Хөкүмәте чакыруы буенча Хәмит Гыйззәтуллин Уфагә әйләнеп кайта. Биредәге фән дөньясында да үз кеше булып китә, күп яңа проектлар өстендә эшли.

1991 елда ул Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]