Хөсәен Кунакбай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәен Кунакбай latin yazuında])
(Xösäyen Qunaqbay битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хөсәен Кунакбай
Хөсәйен Ҡунаҡбай
Х.Кунакбай .jpg
Туган телдә исем Хөсәен Әхмәтҗан улы Кунакбаев
Туган 12 февраль 1912(1912-02-12)
Нургали, Орски өязе, Ырынбур губернасы
Үлгән 15 февраль 1943(1943-02-15) (31 яшь)
Ольховатка, Яңа Оскол, Белгород өлкәсе
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, журналист, яугир
Җефет Лариса Гыйният кызы
Балалар кызы Эльвира [1]
Ата-ана
  • Әхмәтҗан (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Хөсәен Кунакбай (псевдоним, чын исеме Хөсәен Әхмәтҗан улы Кунакбаев, баш. Хөсәйен Ҡунаҡбай, Хөсәйен Әхмәтйән улы Ҡунаҡбаев) – шагыйрь, журналист. Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның 12 февралендә Ырынбур губернасы Орски өязе Нургали авылында (хәзерге Башкортстанның Әбҗәлил районы Түбән Таһир авылы) туган. Ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә.

1925-1929 елларда Җылаер кантоны Темәс авылында җиделлык мәктәптә укый. Бөрҗән районында волость башкарма комитетында сәркатип, Иске Монасыйп авылында 1 баскыч мәктәпнең мөдире булып эшли.

1930 елдан Уфада «Коммуна», «Qьđьl Başqortostan» (Кызыл Башкортстан) газеталарында, радиокомитетта бүлек мөдире.

1932 елда Уфа педагогия институтына укырга керә, аны уңышлы тәмамлагач, Дәүләкән педагогика укуханәсенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә.

1937 елда Стәрлетамак педагогика укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1937 елда сәяси репрессиягә эләгә. 1939 елда аклана.[2]

1940-1941 елларда Стәрлебаш 1 нче мәктәбендә укытучы, Табылдык җидееллык мәктәбендә директор.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 29 декабрендә армиягә алынып, дивизия мәктәбенә укырга җибәрелә.

1942 елның март аенда кече лейтенант дәрәҗәсендә Лиски шәһәре янында Дон елгасын кичүдән башлап, фронтның алгы сызыгында була.

1943 елның гыйнвар аенда Воронеж фронтында ул сугышкан 219- укчылар дивизиясе Яңа Оскол шәһәрен азат итә. 15 февральдә Ольховатка авылы янындагы бәрелештә һәлак була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нечкә күңелле, хис-тойгыларга бай, үзенчәлекле лирик шагыйрь буларак, Х. Кунакбайның исеме утызынчы елларда матбугатта, аерым алганда, үзе эшләгән татарча «Коммуна» газетасында күренә башлый. Дәүләкәндә, Стәрлетамакта эшләгәндә әдәбият белән ныклап шөгыльләнә . Бер-бер артлы өч шигырь китабы басылып чыга: «Дуслык турында җырлар» (1935), «Хәтимә» (1936), «Минем антым» (1940). Туган илне сөю, халыклар дуслыгы, эчкерсез мәхәббәт, яшьлек мотивларын чагылдырган әсәрләре белән тиз арада популярлашып китә. Поэмалар язуы аның иҗат диапозонының киңлеген күрсәтә.

И.В. Гёте, Джек Лондон, А.С. Пушкинның кайбер әсәрләрен тәрҗемә итә.

1940 елдан Башкортстан АССР язучылар берлеге әгъзасы.

Х. Кунакбайның гомере иҗаты чәчәк атканда вакытсыз өзелде.

"Кирәк түгел,

Үткән көннәремнән

Эзләмәгез мине –

Бүгенгемдә,

Күкрәр киләчәктә –

Бөтен гомерем минем". («Минем антым», 1940).

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Утлы еллар авазы. Җыентык (төзүчесе Г.Байбурин). Уфа, 1985.

2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтанма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.Романов. Кунакбай йолдызы мәңге балкыр.

Башкортстан (белешмәлек)

Баш. энциклопедия

Шигырьләре (төрекчә)

«Помни про» электрон мемориалы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]