Харис Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харис Йосыпов latin yazuında])
(Xaris Yosıpov битеннән юнәлтелде)
Харис Йосыпов
Туган телдә исем Харис Монасыйп улы Йосыпов
Туган 24 сентябрь 1929(1929-09-24)
Салават районы, Аркавыл
Үлгән 8 июнь 2009(2009-06-08) (79 яшь)
Чиләбе
Күмү урыны Чиләбе өлкәсе
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре милли көрәш, дзюдо, самбо
Балалар Марсил Йосыпов[d]
Бүләк һәм премияләре СССР медале “Хезмәттәге фидакарьлек өчен”(1985) Кадер-хөрмәт орден (Россия) (2005)

Харис Йосыпов – атаклы спортчы, грек-рим, ирекле көрәш буенча СССР спорт остасы, РСФСР милли спорт төрләре остасы, дзюдо көрәшендә 7нче дан, каратэ көрәшендә 5нче дан иясе. Башкорт[1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Харис Монасыйп улы Йосыпов 1929 елның 24 сентябрендә Башкортстанның Мәсәгуть кантоны (хәзер Салават районы) Аркавыл авылында дөньяга килгән. Сабантуйларында көрәштә даими катнаша.

Хәрби хезмәтне үтәгән чагында дзюдо көрәше белән шөгыльләнә башлый. 1958 елны, Чиләбе дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, Күмертау ТЭЦында физик культура инструкторы булып эшли. 1961 елдан – укытучы-тренер эшендә: Чиләбе штурманнар югары авиация училищесында өлкән укытучы (1961-1969), «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте өлкән тренеры (1969-70), Омск физкультура институты Чиләбе филиалында үзе оештырган көрәш кафедрасында өлкән укытучы, доцент, профессор (1970-2007).

Татар милли көрәшендә 1960 елда Казанда узган РСФСР беренчелегендә авыр үлчәүдә чемпион. 14 тапкыр Чиләбе сабантуе баш батыры.

1969-88 елларда СССР яшьләр җыелма командасы тренеры. Ул Олимпия уеннары призеры Г. Веричевны, Европа чемпионы В. Бетановны, 14 СССР халыкара классы спорт остасын, 250 спорт остасын тәрбияләгән, 80нән артык фәнни хезмәт язган.

Харис Йосыповның йөрәге 2009 елның 8 июнендә тибүдән туктый.

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Союз категорияле хөкемдар (1956), самбо көрәшенең РСФСР атказанган тренеры (1969), дзюдо көрәшенең СССР атказанган тренеры (1975). РСФСР (1989), Башкортстан атказанган физик культура әһеле (1989). СССР физик культура әйдәп баручысы (1989). Чиләбенең шәрәфле шәһәрдәше (2004).

Истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават районы үзәге Малаяз авылында ел саен Харис Йосыпов бүләкләренә, хәзер инде истәлегенә татар-башкорт көрәше бәйгесе үткәрелә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Челябинский рабочий — Башкиры, archived from the original on 2013-11-02, retrieved 2016-06-08 
  2. Харис Батыр (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2016-06-08