Евгений Кузин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Кузин latin yazuında])
(Yevgeniy Kuzin битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Евгений Кузин
Кузин.jpg
Туган телдә исем Евгений Андриянович Кузин
Туган 2 апрель 1933(1933-04-02)
Кече Кандал, Майна районы, Урта Идел крае, ССРБ
Үлгән 16 июнь 2004(2004-06-16) (71 яшь)
Казан
Милләт урыс
Һөнәре театр артисты, мөгаллим
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981)

Евгений Кузин (Евгений Андриян улы Кузин, урысча Евгений Андриянович Кузин) – театр артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елның 2 апрелендә Урта Идел крае (хәзерге Сембер өлкәсе Майна районы Кандал авыл җирлеге) Кече Кандал авылында туган. 2004 елда Казанда вафат.

Казан дәүләт университетының геология факультетын (1956) тәмамлый. Геолог булып эшли.

1958 елдан язмышын Казан дәүләт академия урыс Зур драма театры белән бәйли. 1985 - 1987 елларда театрның директоры.

35 ел дәвамында Казан театр училищесында актёр сәнгате фәненнән укыта, сәнгать җитәкчесе була[1].

Казан шәһәр һәм Татарстанның Югары советына сайлана. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комитеты әгъзасы[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент чакта ук Качалов театрында яшь Максим Горькийны уйный[3].

Мәскәүдә Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә уйнау өчен тайгадан чакыртып кайтаралар[4].

40 ел буена бик күп образлар тудыра. Алар Татарстанның театр сәнгате тарихына кергән. Ул гади халыктан чыккан, эшчән, намус төшенчәсе югары булган каһарманнарны уйный.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сергей Сорокин ("Затейник"),
  • Канунин ("Мәхәббәт турында эш”),
  • Позднышев ("Коеп яуган арада”),
  • Садовник ("Бердәнбер шаһит”),
  • Старосельский ("Озату”),
  • Михай Груя ("Изгедән дә изге”),
  • Лоншаков ("Катнашучылар”),
  • Коновалов ( "Астория" кунакханәсе”),
  • Хлудов ("Чабу" М. Булгаков),
  • сэр Томас ("Әйе я юк” У. Гибсон),
  • Василий Кузякин ("Мәхәббәт һәм күгәрченнәр” В. Гуркин).

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) – В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия урыс Зур драма театрында М. Шатровның “Большевиклар” һәм А. Штейнның “Асториякунакханәсе” спектакльләрендә баш каһарманнарны уйнаган өчен.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Александр Воронин. Судьба Евгения хранила. Казанские ведомости.01.04.2003
  2. Ю.А. Благов. Качалов и качаловцы.Казан, 2008.
  3. Память и надежда. Республика Татарстан.18 июня 2004г. http://www.tatpin.ru/karta.php?t=0&id=103

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан театр музее

Габдулла Тукайга багышланган махсус портал

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Л. Агеева. Нужен ли театральный музей Казани?[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР башкаласы сайты
  2. http://www.tatpin.ru/karta.php?t=0&id=103
  3. http://kazan-opera.ru/about/press/2634/
  4. http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/sov/345064/bio/