Зөләйха Хисмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөләйха Хисмәтуллина latin yazuında])
(Zöläyxa Xismätullina битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зөләйха Хисмәтуллина
Зөләйха Хисмәтуллина.jpg
Туган телдә исем Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина
Туган 22 ноябрь 1922(1922-11-22)
Казан, ТАССР
Үлгән 1994(1994)
Казан, Татарстан, Русия
Милләт татар
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, мөгаллим

Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина (1922 елның 22 ноябре1994 ел) — Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының солисты, җырчысы (лирик-драматик сопраносы), укытучысы. Татарстанның атказанган артисты, РСФСР Халык артисты, Татарстан халык артисты, 5 нче чакырылыштагы Татарстан АССР Югары Шурасының депутаты.

Җырчы 1922 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.

1945-1974 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында солист булып җырлый, 40-ка якын классик һәм милли репертуар партияләрен башкара. 1950 елда ул Казан консерваториясен тәмамлый. 1961 елдан Казан консерваториясендә укыта башлый, 1983 елдан — профессор, 1974-1983 елларда кафедра башлыгы.

Аның шәкертләре арасында Әлфия Заhидуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Айдар Фәйзрахманов кебек танылган шәхесләр бар.

1994 елда Зөләйха Хисмәтуллина вафат була.

Премияләр һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТАССРның атказанган артисткасы.
  • РСФСРның халык артисткасы (1966)
  • Татарстанның халык артисткасы (1992)

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]