Зыя Ярмәки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зыя Ярмәки latin yazuında])
(Zıya Yärmäki битеннән юнәлтелде)
Зыя Шәйхи улы Насыйров

Псевдонимнар: Зыя Ярмәки
Туу датасы: 21 гыйнвар 1887(1887-01-21)
Туу урыны: Самар губернасы Богырыслан өязе Иске Ярмәк авылы
Үлем датасы: 26 ноябрь 1965(1965-11-26) (78 яшь)
Үлем урыны: Үзбәкстан, Фәрганә өлкәсе Ташлак районы
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү теле: татар

Зыя Шәйхи улы Насыйров, Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров [1]— татар шигъриятендә күп еллар эшләгән һәм аның тарихында үзенчәлекле эз калдырган әдипләрнең берсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1887 елның 9 январенда (яңа стиль белән 21 январьда) Самар губернасы Богырыслан өязе (Самар өлкәсенең башта Келәүле, аннары Камышлы районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ун елга якын Чистай шәһәрендәге кадим мәдрәсәдә (Закир ишан мәдрәсәсендә) укый, аннары, 1909 елдан 1912 елга кадәр, укуын Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шунда укыганда әдәбият белән кызыксына башлый, шигырьләр яза.

Уфа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елда Уфада «Яшьлек дәртләре» һәм «Күрсәтәм» исемле ике шигъри җыентыгы, тагын бер елдан «Тойгыларым» (Уфа, 1913) һәм «Әдәбият гөлләре» Ырынбур, 1913) исемле шигырь китаплары дөнья күрә.

Иске Ярмәки[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елда Зыя Ярмәки туган авылы Иске Ярмәккә кайта һәм балалар укытырга керешә. Берара, 1915—1916 елларда, авылда мулла булып та тора. Бөек Октябрь революциясеннән соң, яңадан мөгаллимлек хезмәтенә» күчеп, 1918—1931 еллар арасында башта Богырысланда — укытучылар әзерләү курсларында, аннары туган авылы совет мәктәбендә укытучылык итә, соңрак китапханә мөдире, балалар йортында тәрбияче, вулыс башкарма комитетында ЗАГС мөдире булып эшли.

Үзбәкстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның көзендә Үзбәкстанга күчеп китеп, мамык игү совхозында идарә секретаре һәм тәрҗемәче булып хезмәт итә, ә 1935 елдан башлап 1953 елга кадәр Фәрганә өлкәсенең Ташлак район башкарма комитетында җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире вазифалары» башкара. Совет аппаратында озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен уя «Батыр хезмәт өчен» медале, Үзбәкстан Югары Советының Мактау грамотасы һәм «Зур Фәрганә каналы» значогы белән бүләкләнә. Зыя Ярмәки 1953 елда пенсиягә чыга.

Үзбәкстандагы иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрь Үзбәкстанда яшәгән елларында да иҗат эшчәнлеген ташламый: патриотик шигырьләр, халык әкиятләре сюжетына «Зөһрә кыз» һәм «Туган авыл» исемле поэмалар яза. Аларның аерым үрнәкләре, революциягә кадәр иҗат ителгән шигырьләре белән бергә, 1966 елда Казанда басылып чыккан «Ак каен» исемле җыентыгына кертелгәннәр. Зыя Ярмәки шигырьләре, нигездә, Тукай поэтик мәктәбе үрнәгендә, классик поэзиягә һәм халык җырларына хас үлчәүдә язылган. Алар ритмик төгәл, эчке рифмаларга бай һәм хәтергә тиз сеңүчән музыкаль яңгырашлы булулары белән аерылып торалар. Аеруча ул табигать күренешләрен оста тасвирлый. Аның «Җәй башы», «Иртә», «Кич», «Язгы тамчы» кебек шигырьләре һәм бигрәк тә халык җырына әверелгән атаклы «Ак каен»ы озак еллар буе мәктәп дәреслекләрендә урын алып килгәннәр.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зыя Ярмәки 1965 елның 26 ноябрендә үзе күп еллар яшәгән Ташлак авылында вафат була һәм Фәрганә өлкәсенең Мәргылан шәһәрендәге Хуҗагәз дигән зиратка күмелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://adiplar.narod.ru/jarmaki.htm(үле сылтама)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]