Зифа Кадыйрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зифа Кадыйрова latin yazuında])
(Zifa Qadıyrova битеннән юнәлтелде)
Зифа Кадыйрова
Туган телдә исем Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова
Туган 7 октябрь 1958(1958-10-07) (65 яшь)
Ахун, Учалы районы, Башкортстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре төзүче-монтажчы
Балалар улы Руслан, кызы Регина[1]
Ата-ана
  • Әбделвәли (әти)
  • Фәһемия (әни)

Зифа КадыйроваЧаллыда яшәүче татар язучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасының Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә, һөнәре буенча – электромонтажчы. Бүгенге көндә дә төзелештә эшләвен дәвам итә. Зифа ханым ире Марсель белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зифа ханым күп данәләрдә җыелган кулъязмаларын татарның асыл кызы, милләтпәрвәр-сәясәтче Фәүзия Бәйрәмовага күрсәтергә җөрьәт итә. Кулъязмаларың югалып беткәнче, җыйнап, китап итеп бастыр, синең үз укучың булачак”, – дип, үзенең хәер-фатихасын бирә олпат язучы. Йөзәр данәшәр өч китап чыгарып (“Язмыш сынавы”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”) Кадыйрова әдәбият мәйданына килеп керде.

Иҗат уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 елда Зифа Кадыйрованың бу әсәрләре Башкортстанның «Кызыл таң» газетында дөнья күрә. Шушы ук елны бу газетта басылган әдәби әсәрләр арасында Зифа ханым беренче урынны ала.
  • 2010 елда Татарстан күләмендә Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” китабы “Иң күп укылучы” китаплар арасында икенче урынны яулады.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]