Зилә Вәлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зилә Вәлиева latin yazuında])
(Zilä Välieva битеннән юнәлтелде)
Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева
Туган 15 октябрь 1952(1952-10-15) (71 яшь)
БАССР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре журналист, сәясәтче
Балалар улы Динислам (Денис)[1]
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (Орден Дружбы, РФ) - 2008
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Дуслык ордены (ТР) - 2017 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2022
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

 Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева Викиҗыентыкта

Зилә Вәлиева — Татарстан сәясәтчесе, мәдәният эшлеклесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы 1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туа.

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (1978 ел). 1970-1980 еллар – Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетында мөхбир, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. 1980-1982 еллар – Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газеты мөхбире. 1982-1990 еллар – Казан шәһәре "Советская Татария" газетында мөхбир, социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире. Казан шәһәре «Известия Татарстана» газетында сәясәт бүлеге редакторы.

1992-1995 еллар – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары.

1995-1999 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

1999 елның сентябрь ае – 2001 елның апрель ае – Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры.

2001 елның май ае һәм 2005 елның апрель ае – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

2005 елның 29 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры.

2012 елның 17 маеннан «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры.

2020 елның 16 гыйнварында алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының (рус. Общественная палата Татарстана) беренче утырышында (Анатолий Фомин урынына) Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана[2].

2023 елның 20 гыйнварында җиденче чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышында янәдән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана.[3]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кияүдә (ире Римзил Вәли), улы Динислам (Денис).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)