Зинаида Юсупова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зинаида Юсупова latin yazuında])
(Zinaida Yusupova битеннән юнәлтелде)
Зинаида Юсупова
Туган телдә исем Кенәзбикә Зинаида Николай кызы Юсупова
Туган 2 сентябрь 1861(1861-09-02)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 24 ноябрь 1939(1939-11-24) (78 яшь)
Париж, Франция
Күмү урыны Сент-Женевьев-де-Буа зираты[d]
Ватандашлыгы / Россия империясе, Франция байрагы Франция
Һөнәре кенәзбикә
Җефет Феликс Феликсович Сумароков-Эльстон[d]
Балалар Феликс Юсупов[1] һәм Юсупов, Николай Феликсович[d][1]
Ата-ана

 Зинаида Юсупова Викиҗыентыкта

Файл:1903 ball — Zinaida Yusupova 5.jpg
Зинаида Бал вакытында, 1903

Кенәзбикә Зинаида Николай кызы Юсупова (1861, Санкт-Петербург -1939, Париж) — 19 гасырдагы Россия империясенең иң бай мирасчысы, хәйрияче, Юсупов нәселеннән соңгы кенәзбикә.

Инкыйлабка кадәр Архангельское утарының хуҗасы. Байлык буенча 250 мең җир акры һәм 15 миллион алтын сум ел саен кереме белән тик император Романов гаиләсенә бирешкән.

Татар нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юсуповлар — Йосыповлар нәселе Сөембикә әтисе Йосыф морзадан башланып китә. Кайбер чыганаклар буенча Йосыф морза бабасы — Идегәй морза булган. 1549-1554 елларда Йосыф морза ногай татарлары Урданың хакиме (бие) булган.

Кенәзләр Юсуповлар каһәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе: улы Феликс, ире, улы Николай

Кенәзләр Юсуповлар нәселе белән бәйле бер риваятьтән чыккан каһәр бар [2]. Зинаида Юсупова бу каһәргә бик ышанган һәм, кызганычка каршы, каһәр тайпылусыз үтәлгән.

Кенәзбикә Юсупова, Валентин Серов мәшһүр рәсеме

Казан ханбикәсе Сөембикә атасы Йосыф морза — ногай татарлары Урданың бие Мәскәү кенәзлеген белән солых төзегән өчен ике улын Явыз Иван сараена җибәргән, аларга Романов өлкәсендә авыллар, утарлар бирелгән. Үзе Йосыф морза дошман тарафыннан үтерелгән.

Ләкин Йосыф морза уллары Мәскәүдә Явыз Иван басымы сәбәпле Ислам диненнән баш тартып чукынган. Риваять буенча шуны ишетеп бер сихерче хатын Ислам диненнән баш тарткан Йосыф улларын һәм бөтен кенәзләр Юсуповлар нәселен каһәрләгән.

Каһәре буенча бер буындагы туган Юсуповлар арасында 26 яшькә кадәр тик бер генә кеше исән калачак, һәм бу каһәр Юсупов нәселе бетергәнгә кадәр дәвам итәчәк.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1861 елда кенәз Николай Юсупов гаиләсендә дөньяга килә.

1882 елда граф Феликс Сумароков-Эльстонга кияүгә чыга.

Ике улы — Феликс Юсупов һәм Николай.

Россия рәссамы Валентин Серов Зинаида гүзәллеген үз рәсемнәрендә сурәтли.

1908 елда Юсуповлар нәселенең каһәре янә үтәлә: өлкән улы Николай дуэльда үтерелә. Шуннан соң Зинаида Юсупова авырта башлый.

Зинаида Юсупова ике императорбикә белән дус була. Ләкин императорбикә Александра Федор кызы (Николай II хатыны) Распутин белән мавыккан өчен бик тәнкыйтьләгән һәм 1916 елда Зинаида императорбикә белән низаглашкан.

Улы Феликс Распутинны үтергәннән соң, Зинаида әйтә: "Улым, син илне азаплаган албастыны үтердең, син дөрес ясадың, мин синең белән горурланам" [3].

Инкыйлабтан соң чит илгә кача, соңрак Парижга күчә. 1939 елда үлә, Сент-Женевьев-де-Буа зиратында күмелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Савинская, Любовь Портретная галерея князей Юсуповых. Проверено 8 ноября 2014.
  • Леняшин В. А. Юсуповский цикл // Портретная живопись В.А. Серова 1900-х годов. Основные проблемы. — Л: Художник РСФСР, 1986. — С. 96. — 25 000 экз.
  • Леняшин В. А. Юсуповский цикл // Портретная живопись В.А. Серова 1900-х годов. Основные проблемы. — Л: Художник РСФСР, 1986. — С. 100. — 25 000 экз.
  1. 1,0 1,1 Lundy D. R. The Peerage
  2. http://www.peoples.ru/state/rich/yusupovy/history.html Родовое проклятие князей Юсуповых
  3. Лялин В. Е. Князья Юсуповы. Кто они?. — Ростов-на-Дону: Фёникс, 2011. — С. 101. — 278 с. — (Наша история). — 2500 экз. — ISBN 978-5-222-17853-9.