Зәрдөштлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәрдөштлек latin yazuında])
(Zoroastrizm битеннән юнәлтелде)
Зәрдөштлек
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Zärdöşt
Нигезләүче Zärdöşt
Рәсми тел авеста теле
Дәүләт  Һиндстан
 Иран
 Гыйрак Көрдстаны[d]
 Америка Кушма Штатлары
 Үзбәкстан
 Канада
 Таҗикстан
Нигезсалгыч текст Авеста
Тәртипне билгеләүче төп текст Авеста
 Зәрдөштлек Викиҗыентыкта
Фәраваһар, Зәрдөштлек символларының берсе

Зәрдөштлек[1], Зороастризм (авест. vahvī- daēnā- māzdayasna- — «Зирәкне тану игелекле ышануы», фар. «بهدین» — behdin, «Яхшы ышану») – борынгы иранлылар дине. Борынгы заманда һәм иртә Урта гасырларда Урта Азиядә, Якын һәм Урта Көнчыгышның Иран, Әфганстан, Әзербайҗан һ.б. илләрендә таралган дин. Һиндстандагы парсларда һәм Ирандагы гебрларда сакланган. Дингә Зәрдөшт (Заратуштра) пәйгамбәр нигез салган. Ул моннан 2500-2600 еллар элек яшәгән. Аның өйрәтүе нигезендә шул ята: «Дөньяда явыз көчләр һәм изге көчләр яши. Алар арасында туктаусыз көрәш бара».

Дини ышанулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге китаплары — Авеста. Бу диндәгеләр бер Ходайга – утка табынганнар. Зәрдөштлек дине — җирдә тормыш барлыкка килү һәм аның үсеше турындагы дини, фәлсәфи тәгълимат, анда тормыш — ике капма-каршылык башлангычы — изгелек һәм явызлык, яктылык һәм караңгылык, җылы һәм салкынның көрәше, дип таныла. Зәрдөштлек тәгълиматы буенча, дөньяны асурлар (яктылык һәм изгелекне гәүдәләндергән рухлар) башлыгы Ахурамазда һәм дэвларның (караңгылык һәм явызлык) башлыгы Анхра-Майнью яраткан. Зәрдөштлекнең төп принциплары: изгелек белән явызлыкны капма-каршы куючы дуализм; изгелекнең җиңеп чыгуына ышану. Зәрдөштлек динендәгеләр җанның үлемсезлегенә, теге дөньяга һәм дөнья бетүенә ышана. Атәшпәрәстләр өчен утка, суга, җиргә, һавага табыну хас.

Борынгы әдәбиятта III меңьеллык башлануга Ахура-Мазда идеяләре өстен булып чыгачак һәм җирдә “идиллик тәртип” урнашачак дигән фикерләр бар, бу фикер зәрдәштлек динендә дә очрый.

Иранның Йәзд провинциясенең Чәк-Чәк авылында Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе.

Дини йолалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәрдөштлекнең җирләү йоласы үзенчәлекле: җир белән утны пычратмас өчен мәетне җирләү һәм яндыру тыела. Мәетне елына ике тапкыр җирләгәннәр: иртә язда һәм кара көздә, башка вакытта мәетне “кошлар килгәнче” һәм “елгалар ага башлагансы” мәрхүмдәр йортонда (дахма) саклаганнар, соңынан кояшка чыгарып куйганнар. Гәдәттә мәетләрне “тынлык манарасының” бер ничә катына урнаштырганнар, анда аларны кошлар һәм җәнлекләр ашап киткән (зәрдөштләр кошлар мәрхүмнең җанын Ахурамазда патшалыгына илтә, дип ышанган), “тазарган” сөякләрне манара уртасындагы коега ташлаганнар. Авестаның иң борынгы өлешендә күчмә (дөнья явызлыгы гәүдәләнеше) һәм утрак (изгелек гәүдәләнеше) тормышны каршы кую күренә. Фаразлануынча, Казакъстан, Үзәк Азия, Көньяк Себер, Көньяк Урал һәм Түбәнге Идел буе күчмә халыклары арасында, Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләрендәге ортодоксаль Зәрдөштлектән аермалы буларак, урындагы дини культ белән тыгыз үрелгән зәрдөштлек идеяләре тарала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авеста в русских переводах. И. В. Рак, 1997
  • Зороастрийская мифология. И. В. Рак, 1998
  • Катехизис зороастризма. Древняя религия магов. Джон В.Уотерхауз, 2002
  • Гаты. Священные гимны Заратуштры. Ю. С. Лукашевич, Минск 2004
  • Пехлевийский словарь зороастрийских терминов. О. М. Чунакова, 2004
  • Зороастризм. В. Ю. Крюкова, 2005
  • Авеста. В. С. Соколова, 2005
  • Мамедов А. А. Религиозно-философские идеи Авесты. Москва, МГУ, 1995
  • Мамедов А. А. Гуманистический ресурс зороастризма в современном мире. Вестник Московского государственного университета культуры и искусств. 2011, № 1.
  • Хордэ Авеста. М.Чистяков, 2005
  • Учение огня. Гаты и молитвы. А.Шапошников, И.Евса, 2006 г.
  • Авеста. Закон против девов. Видевдад. Э. В. Ртвеладзе, 2008
  • Гаты заратуштры. И.М. Стеблин-Каменский, 2009

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]