Зураб Церетели

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зураб Церетели latin yazuında])
(Zurab Tsereteli битеннән юнәлтелде)
Зураб Церетели
Туган телдә исем гөрҗ. ზურაბ წერეთელი
Туган 4 гыйнвар 1934(1934-01-04)[1][2][3] (90 яшь)
Тбилиси, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
 Гөрҗистан
Әлма-матер Тбилисская академия художеств[d]
Һөнәре рәссам, сынчы, мигъмар, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Зураб Церетели Викиҗыентыкта

Зураб Церетели (груз. ზურაბ წერეთელი; 4 гыйнвар 1934 ел) — СССР һәм Россия рәссамы, скульптор, дизайнер, педагог, профессор. 1997 елдан Россия сәнгать академиясе президенты.

СССР Сәнгать академиясе академигы (1988; 1979 елда — әгъза-корреспондент). СССРның халык рәссамы (1980). Социалистик Хезмәт Герое (1990). Ленин премиясе (1976), ике тапкыр СССРның Дәүләт (1970, 1982) һәм Россиянең Дәүләт (1996) премияләре лауреаты. 1965нче елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасе. 5000нән артык сынлы сәнгать, графика, с<a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%BA%D1%83%D0%BB%D1%8C%D0%BF%D1%82%D1%83%D1%80%D0%B0" rel="mw:ExtLink" title="Скульптура" class="cx-link" data-linkid="131">скульптура</a>, монументаль-декоратив сәнгать(фреска, мозаика, панно) әсәрләре авторы. «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының тулы кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зураб Константинович Церетели 1934 елның 4 гыйнварында Тбилиси шәһәрендә грузин гаиләсендә туган. Аның атасы Константин Георгиевич (1903-2002) Грузиядә билгеле инженер-төзүче, чыгышы белән Церетели борынгы грузин нәселеннән. Әнисе — Нижарадзе Тамара Семен кызы(1910-1991), шулай ук кенәз нәселеннән. Бала чагында Зурабка әнисе ягыннан агасы рәссам Георгий Нижарадзе зур йогынты ясый. Аларның өенә Давид Какабадзе, Серго Кобуладзе, Уча Джапаридзе кебек рәссамнар еш килә. Сынлы сәнгать белән мавыга башлаган үсмергә тәүге сабакны алар бирә.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зураб Церетели Тбилиси Сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетын тәмамлый, Грузия Фәннәр академиясенең Тарих, археология һәм этнография институтында эшли. 1964 елда Францияда укыганда, билгеле рәссамнар Пабло Пикассо һәм Марк Шагал белән аралаша. Сочидагы Ривьера паркы янында «Ленин» мозаика панносы — Церетелиның тәүге зур эшләренең берсе, 1960 нчы еллар ахырында монументаль сәнгать өлкәсендә актив эшли башлый. Россиядән тыш, аның скульптура әсәрләре Бразилия, Бөекбритания, Испания, АКШ, Франция, Япония, Грузия, Беларусь һәм Литвада бар. 1988 елда СССР Сәнгать академиясенең гамәлдәге әгъзасы (академигы) итеп сайлана. 1997 елдан Россия Сәнгать академиясе президенты. 2003 елда Россия Федерациясе алдындагы хезмәтләре өчен Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан аңа Россия гражданлыгы бирелә. Церетели шулай ук Мәскәү хәзерге заман сәнгате музее һәм Церетели сәнгать галереясы директоры. 2010 елның февралендә Зураб Церетели Почет легионы ордены кавалеры исеменә лаек булды. Шул ук елның июнендә АКШ сәнгать милли җәмгыяте аны алтын «Почет медале» белән бүләкләнде. Россия һәм грузин рәссамнары арасында бу бүләк белән Зураб Церетели гына билгеләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]