Хашия Төхбатуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хашия Төхбатуллина latin yazuında])
Хашия Төхбатуллина
Туган 11 март 1960(1960-03-11) (64 яшь)
Илмәт авыл җирлеге[d], Алабуга районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Алабуга дәүләт педагогика университеты
Һөнәре укытучы, шагыйрь

Хашия Тимерхан кызы Төхбатуллина (11 март 1960, Алабуга районы Кече Илмәт (Кутыр), ТАССР, РСФСР, СССР) — укытучы, шагыйрә, иҗатчы, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы булып тора.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хашия Тимерхан кызы 1960 елның 11 мартында Алабуга районы Кече Илмәт (Кутыр) авылында дөньяга килә.

1962 елда гаилә Илмәт авылына күченә. Хашия Тимерхан кызы башлангыч белемне Илмәт авылы мәктәбендә, ә урта белемне Иске Юраш урта мәктәбендә ала. Аннары Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, 1983-1987 елларда Зәй районының Бура-Киртә сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

1987 елда Хашия Төхбәтуллина Алабуга шәһәренә әйләнеп кайта. Әсәрләре Алабугада эшли башлагач дөнья күрә. Бер елдан артык Алабуга медицина көллиятендә уку-укыту эшләре буенча сәркатиб вазифасын башкара. 1989 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Алабуга шәһәренең 8нче урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]