Адыгея

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адыгея latin yazuında])
Адыгея
Байрак
Илтамга
Башкала Майкоп
Халык саны 463 167 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты
Рәсми тел рус теле, адыгэ теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 7,600 км²
Координатлар 45°N 40°E Edit this on Wikidata
RU-AD Edit this on Wikidata
Башлык исеме Адыгея Республикасы башлыгы
Хөкүмәт башлыгы Морат Кумпилов
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Адыге́я Республикасы́ (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Россия Федерациясе белән берләшкән[1], Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федератив округына керә.

1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе буларак нигезләнә.

Башкаласы — Майкоп шәһәре.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адыгеяның физик харитасы

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республиканың төньяк өлеше тигезлек, көньякта — Зур кавказ таулары урнаша. Адыгея территориясенең якынча 40 % урманнар алып тора.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне июль аенда уртача температура +28 °С, кыш көне гыйнвар аенда −2 °С.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адыгея Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адыгея территориясе 1922 елда формалаша. Республика территориясендә археологик бронза һәм тимер гасырларга караган һәйкәлләр бар. Адыгейлар төрле вакытларда ирекле халык булып яши, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859-1864 елларда адыгейларның күбесе Госман империясенә, калганнары Кубаньның сул ягына күченә.

Адыгея Республикасы 1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгея) автоном өлкәсе буларак барлыкка килә, үзәге — Краснодар шәһәре, соңрак 1928 елда исеме Адыгея автоном өлкәсе дип үзгәртелә. 1936 елның 10 апрелендә өлкәнең үзәге Майкоп шәһәре күчерелә. 1990 елның 5 октябрендә Адыгея АССРы формалаша, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы төзелә.

2007 елдан республиканың президенты — Аслан Тхакушинов.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык — 440 327 кеше (2011), шәһәрдә яшәүчеләр — 52,6 % (2006).

Халык 1979 елдагы сан
мең (*)
2002 елдагы сан
мең (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.)
2010 елдагы сан
мең[2]
Руслар 285,6 (70,6 %) 288,3 (64,5 %) 270,7 (63,6 %)
Адыгейлар 86,4 (21,4 %) 108,1 (24,2 %) 107 (25,2 %)
Әрмәннәр 6,4 (1,6 %) 15,3 (3,4 %) 15,6 (3,7 %)
Украиннар 12,1 (3,0 %) 9,1 (2,0 %) 5,9 (1,4 %)
Курдлар 3,6 4,5 (1,1 %)
Черкеслар 2,7 (0,6 %)
Татарлар 2,4 2,9 2,6 (0,6 %)
Чегәннәр 1,1 1,8 2,4 (0,5 %)
Белоруслар 2,2 1,9
Греклар 1,0 1,7
Әзериләр 1,4
Алманнар 1,4 1,2
Чеченнар 1,1

Татарлар Адыгеядә Киров (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный (Кошехабль районы), Афипсип (Тахтамукай районы) авылларында, Майкоп шәһәрендә яшиләр.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр җирлеге — шәһәрсыман бистәсе, 48 авыл җирлеге, 225 авыл торак пункты (2006).

Шәһәр округлары:

  • Адыгейск шәһәре;
  • Майкоп шәһәре.

Муниципаль районнар:

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пункт исеме 2010 елдагы халык саны буенча
мең[3]
Майкоп 166,5
Яблоновский 26,8
Энем 18,0
Гиагинская 15,0 (2008)
Адыгейск 14,7
Ханская 11,1 (2008)
Тульский 10,7
Красногвардейское 9,0 (2008)
Кошехабль 7,7 (2008)
Каменномостский 7,2
Дондуковская 6,5 (2008)
Тлюстенхабль 5,5
Тахтамукай 5,2

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майкоп җәмигъ мәчете

Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре.

Адыгейларның күпчелеге һәм анда яшәүче татарлар да нигездә мөселманнар.

Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан динендә.

Халыкның берничә өлеше атеист.

1994 елда Майкоп шәһәрендә чиркәү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәләре бик аз була. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачыла. Мәчет ачылышы республика мөселманнары өчен истә калырлык вакыйга була.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт академия халык бию ансамбле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
  2. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-05-01, retrieved 2012-06-09 
  3. Росстат. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-06-09 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]