Айя Суфия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айя Суфия latin yazuında])
Айя Суфия
грек. Αγία Σοφία
төр. Ayasofya
Нигезләнү датасы 23 февраль 532[1]
Сурәт
Интерьер сурәте
Исем basilique de Sainte-Sophie[2]
Эшчәнлек өлкәсе Византия сәнгате[d]
Бәйлелеге Museum Directorate of Ayasofya[d]
... хөрмәтенә аталган Изге Зирәклек[d][3]
Нигезләүче Бөек Константин
Мәдәният Византия империясе
Дәүләт  Төркия[4]
Административ-территориаль берәмлек Фатиһ һәм Истанбул
Урын Султанахмет[d]
Әсәрнең клиенты Юстиниан I[d]
Багышланган Изге Зирәклек[d]
Архитектор Милет Исидоры[d] һәм Тралл Анфимие[d][5][6]
Архитектура стиле Византия мигъмарияте[d][7] һәм базилика[d][7]
Рәсми ачылу датасы 1054
Гамәлдән чыгу датасы 404 һәм 14 гыйнвар 532
Түләүнең рөхсәт ителгән төрләре кулдагы акча[d] һәм Музейкарт[d]
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы[8]
Нинди веб-биттә тасвирланган thebyzantinelegacy.com/hagia-sophia(ингл.)
Изображение в разрезе
Төнге күренеше
План помещения
Эчтәлеге Tomb of Mehmed III[d]
Яклаучы изге Гайсә Мәсих[3]
Изображение модели
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Ayasofya
Монда җирләнгәннәр төркеме Айя Суфиядә җирләнгәннәре[d]
Объектның тышкы элементлары өчен төркем [d]
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем [d]
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме [d]
Карта
 Айя Суфия Викиҗыентыкта

Айя Суфия (грек. Αγία Σοφία, төр. Ayasofya) — Төркия башкаласы Истанбулда урнашкан дөньякүләм мәшһүр архитектура истәлеге. 324327 елларда чиркәү буларак төзелгән Айя Суфия — Византия архитектурасының киң танылган үрнәкләренең берсе, империянең “алтын чоры” билгесе булып тора. 1453 елда Госманлы хәлифәлеге Константинопольне яулап алгач, чиркәү мәчеткә әйләндерелә. Дивардагы христиан «изге»ләре рәсемнәре балчык белән каплана, алар урынына гарәп каллиграфиясе язулары төшерелә. Биеклеге — 55,6 м, гөмбәз диаметры — 31 м. 1934 елдан 2020 елга кадәр музей буларак хезмәт итә. Дини статусын югалткач, диварлардагы христиан сурәтләре яңадан ачылып, күпсанлы Европа туристларын җәлеп итәләр һәм табыш китерәләр. 2020 елда Айя Суфия Рәҗәп Таййип Әрдоган карары буенча яңадан мәчет статусын ала[9].

Музей буларак кулланылган чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында Госманлы империясе таркалганнан соң Анатулыда яңа милли дәүләт барлыкка килә — Төркия җөмһүрияте. Аңа нигез салучы Мостафа Кемал Ататөрк иҗтимагый тормышта дөньявилык игълан итә һәм төрле яклап динне кысрыклау кампаниясен башлый. Аның кысаларында Айя Суфия да үзгәрешкә дучар була — 1935 елда Кәмал-паша карары белән мәчет музейга әйләндерелә. Шул көннән бирле ул илгә зур күләмдә табыш китерә башлый — берүк вакытта ике мәдәният һәм ике дингә бәйле булган бина дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселман, христиан һәм башка диндәге туристларны җәлеп итә. Керү билеты 15 доллар. Елга аны якынча 3 миллион кеше зиярәт кыла.

Хәзерге халәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт шурaсы югaры мәxкәмәсeнeң 10 нчы дeпaртaмeнты 10 нчы июльдәгe кaрaры бeлән Aясoфияның мәчeттән музeйгa әйләндeрeлүeнә кaгылышлы 1934нчe елның 24нчe нoябрeндә кaбул итeлгән министрлaр шурaсы кaрaрын гaмәлдән чыгaрды. 2020 елның 24 июлендә Айя Суфия бинасы җoмгa нaмaзы укылгач яңадан мәчет буларак кулланыла башлый.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айя Суфияны мәчеткә әйләндерү эшләрендә танылган госманлы архитектор Мигъмәр Синан катнаша. Бина мәңгелек мәчет булып саклансын өчен ул андагы мөселман элементларын бина эченнән чыкмаслык итеп эшли: Аллаһ, Мөхәммәд, хәлифәләр исемнәре язылган һәм диварларга эленгән зур такталар бинаның эчендә ясала. Шул рәвешле аларны сүтмичә мәчеттән алып чыгып булмый. Әлеге мәһабәт такталар бүген дә Айя Суфияның диварларын бизәп тора.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kaldellis A. The Making of Hagia Sophia and the Last Pagans of New Rome — ISSN 1942-1273doi:10.1353/JLA.2013.0019
  2. Vasari G. Vies des peintres, sculpteurs et architectesParis: 1841.
  3. 3,0 3,1 (unspecified title)ISBN 978-1-61069-566-4
  4. archINFORM — 1994.
  5. Анѳимій // Энциклопедический лексиконСПб: 1835.
  6. Анфимий // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
  7. 7,0 7,1 Δετοράκης Θ. Ε. Αγια Σοφια: ο ναος της Αγιας του Θεου Σοφιας
  8. https://whc.unesco.org/fr/list/356
  9. Archnet/Hagia Sophia. әлеге чыганактан 2009-01-05 архивланды. 25 Mart 2009 тикшерелгән. “yes”

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]