Алексей Антонов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Антонов latin yazuında])
Алексей Антонов
Туу датасы 15 сентябрь 1896(1896-09-15)
Туу урыны Россия империясе, Гродно
Үлем датасы 18 июнь 1962(1962-06-18) (65 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Дәрәҗә Калып:ССРБ, генерал
Җитәкчелек иткән фронт штабы
генераль штаб
Варшава килешүе БКК штабы
Бүләкләр һәм премияләр
"Җиңү" ордены
"Җиңү" ордены
Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак ордены
[[commons:Category: Aleksei Antonov Викиҗыентыкта|Алексей Антонов]] Викиҗыентыкта

Алексей Антонов, Алексей Иннокентий улы Антонов, ингл. Alexey Antonov, рус. Антонов Алексей Иннокентьевич (1896 елның 15 сентябре, Россия империясе, Гродно1962 елның 18 июне, Мәскәү) — совет хәрби командиры, армия генералы (1943 елның 7 августыннан), Кызыл гаскәрнең генераль штабы оператив идарәсе башлыгы (1942 елның 11 декабреннән), Генераль штаб башлыгы (1945 елның 17 феврале1946 елның 25 марты), Варшава килешүе илләренең берләшкән Кораллы көчләре (БКК) штабы башлыгы (1955 елның 14 мае1962 елның 18 июне), Ялта (1945 елның 4-11 феврале) һәм Потсдам (1945 елның 17 июле2 августы) конференцияләрендә катнашучы, Җиңү ордены белән бүләкләнгән (1945 елның 4 июне) бердәнбер армия генералы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.И. Антонов

1896 елның 15 (28) сентябрендә Россия империясе Могилев губернасы Гродно шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Әтисе Иннокентий чыгышы белән Казан губернасы (хәзерге Балык Бистәсе районы) Иванай (Туплат) авылыннан, һөнәри хәрби (тупчы офицерлар курсын тәмамлаган), керәшен татары улы, 1908 елда вафат. Әнисе Тереза Ксавертий кызы Александрович (1862-1915), католик динендәге поляк милләтеннән, балаларына поляк, француз, алман телләрен өйрәтә. 1904 елдан Волын губернасы Острог шәһәрендә кызы Людмила, улы Алексей белән иренең пенсиясенә яши. Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, 1914 елда гаиләсе белән Петроградка күчә. Алексей Антонов беренче санлы Петроград гимназиясен тәмамлап, Петроград университетының физика-математика факультетына укырга керә, ләкин әтисенең пенсиясе туктатылу сәбәпле, укый алмый, Поляков заводына эшкә керә.

Беренче дөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби укуханәнең тизләтелгән курсларын тәмамлагач, поручик дәрәҗәсендә генерал Каледин кул астындагы 8нче армия егерь полкына җибәрелә. Станислав, Галич һ.б. шәһәрләрне алманнардан азат итүдә катнаша. Башы яраланып, Петроградта дәвалана. 4нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. Корнилов фетнәсен бастыруда (1918, август), Кызыл гаскәр бүлгеләрен оештыруда катнаша. Октябрь инкыйлабына кадәр хәрәкәттәге армиядә була. 1918 елда отставкага чыгып, Петроградта урман институтына укырга керә, Петроград азык-төлек комитеты хезмәткәре була.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның 11 апрелендә Кызыл гаскәр сафына баса. Деникин һәм Врангельгә каршы, Кырымны азат итү өчен Көньяк фронтта барган сугышларда 1нче Мәскәү эшчеләр дивизиясенең штаб башлыгы ярдәмчесе, әлеге дивизия таркатылгач, 15нче Инза укчы дивизиясенең 3нче бригадасы штаб башлыгы в.в.б., 45нче бригаданың штаб башлыгы буларак катнаша. Сиваш кичүендә М.В. Фрунзе белән таныша. 1923 елда Инкыйлаби-хәрби шураның Дәрәҗәле коралы һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиянең төп (командирлар әзерләү) факультетын (1931), оператив-штаб хезмәткәрләре әзерләүче факультетны (1933) тәмамлый, француз телен белүче хәрби тәрҗемәче квалификациясе дә ала. 1935 елдан Харковь хәрби округы штабы оператив бүлеге башлыгы. 1936 елда яңа ачылган Кызыл гаскәр генераль штабы академиясенә укырга җибәрелә. 1936-1937 елларда Мәскәү хәрби округы штабы башлыгы. 1938 елда М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиянең гомуми тактика кафедрасында укытучы, доцент (1940). Академиядә алман армиясенең һөҗүм вакытында тактикасын һәм Испаниядәге Ватандашлар сугышы тәҗрибәсендә танк армиясен куллану тактикасы үзгәрешләрен өйрәнә. 1940 елда «генерал-майор» дәрәҗәсе бирелә. 1941 елның мартыннан Киев хәрби округы штабы башлыгы урынбасары.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.И. Антонов Ялтада (баскан, уңнан дүртенче)

1941 елның 24 июненнән Киев махсус хәрби округы штабы башлыгы буларак, мобилизация һәм эвакуация эшен оештыруны җитәкли. 27 августтан Көньяк фронт штабы башлыгы. Ростов-Дон шәһәрен азат иткән (1941 елның 28 ноябре) һөҗүм операциясен уңышлы оештырган өчен, А.И. Антонов беренче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, «генерал-лейтенант» дәрәҗәсе бирелә (1941 елның 27 декабре). 1942 елның 28 июлендә Төньяк Кавказ фронтына штаб башлыгы итеп билгеләнә (фронт сәргаскәре маршал Семён Будённый). 1942 елның сентябрь-октябрендә Кызыл гаскәрнең Кара диңгез төркеме штаб башлыгы. Шул ук елның ноябрендә Кавказ арты фронты штаб башлыгы (фронт сәргаскәре армия генералы И.В. Тюленев). 11 декабрьдән Мәскәүдә: Кызыл гаскәр генераль штабы башлыгы маршал Александр Василевскийның урынбасары — оператив идарә башлыгы (генерал И.Х. Баграмян урынына), «генерал-полковник» дәрәҗәсе бирелә. Аның төп вазифасы — киләчәк һөҗүмнәрне (Курск сугышы, «Багратион», Днепрны кичү, Берлин өчен сугыш операцияләре һ.б.) стратегик планлаштыру була. 1942 елның декабреннән Совет Армиясе үткәргән мөһим хәрби операцияләренең барысы да (Сталинградны, Кавказ, Украина, Беларус, Аурупа илләрен азат итү, Берлинны алу, Ерак Көнчыгышта япон армиясен тар-мар итү) генерал Антонов катнашында үткәрелә.
1943 елның гыйнвар-мартында Брянск фронтында 18нче аерым укчы корпусында Ставка вәкиле.
1945 елның 17 февраленнән 3 августка кадәр Югары Башсәргаскәр Ставкасы әгъзасы (Сталин, Жуков, Василевский, Булганин, Кузнецов белән бергә)[1].
1945 елның 4-11 февралендә узган Ялта конференциясендә фронт хәлләре турында доклад ясый. ССРБ, АКШ һәм Бөекбританиянең хәрби штаблары стратегик авиациянең үзара ярдәме, Квантун армиясен тар-мар итү сроклары турында килешәләр. 17 июль2 августта узган Потсдам конференциясендә катнаша.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның 17 февраленнән 1946 елның 25 мартына кадәр А.И. Антонов — Генераль штаб башлыгы. 1948 елның 6 ноябренә кадәр Генераль штаб башлыгы урынбасары.
1948-1954 елларда Кавказ арты хәрби округын җитәкли.
1955 елда, маршал Жуковның каршы булуына карамастан, Варшава килешүе илләренең берләшкән Кораллы көчләре штабы (Мәскәүдә) башлыгы итеп билгеләнә, Совет Армиясе Генераль штабы башлыгы урынбасары хезмәтен дә башкара.
1962 елның 18 июлендә 66 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була, җәсәде Кызыл мәйдандагы Мәскәү кирмәне диварына җирләнгән.
4 ССРБ маршалы, 3 армия генералы кул куйган «А.И. Антоновка РФ Каһарманы исемен бирү (вафатыннан соң) турындагы» РФ президенты исеменә мөрәҗәгать кире кагыла[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I хатыны (1927-1955) Мария Темок (?-1955)
  • II хатыны (1956-1962) Ольга Лепешинская (1916-2008), балерина, ССРБ халык артисты. О. Лепешинскаяның өченче ире[3].

Балалары булмаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия бинасына истәлек тактаташ куелган.
  • Гродно шәһәрендә туган йортына истәлек тактаташ куелган.
  • Мәскәүдә, Гроднода урамнарга исеме бирелгән.
  • Санкт-Петербург югары хәрби-топография укуханәсенә исеме бирелгән.
  • Гроднодагы 11нче урта мәктәпкә исеме бирелгән.
  • «Берлинның алынуы» (режиссер М.Э. Чиаурели) , «Җиңү», «Азат итү», «Азатлык солдатлары» (режиссер Ю. Озеров) нәфис фильмнарында Антонов образы кертелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лубченков Ю. 100 Великих полководцев Второй мировой. М., Вече, 2005. ISBN 5-9533-0573-7
  2. Л. Степанова. Бөек татар улы, армия генералы. Авыл офыклары, 03.11.2011.
  3. В. Имамов. Татар батырлары кайтсыннар. «Мәйдан», 2010 ел, № 5.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]