Алексей Кудрин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Кудрин latin yazuında])
Алексей Кудрин
Туган телдә исем рус. Алексей Леонидович Кудрин
Туган 12 октябрь 1960(1960-10-12) (63 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Латвия ССР, Добеле
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Экономический факультет Санкт-Петербургского государственного университета[d]
Һөнәре икътисадчы, финанс министры
Эш бирүче Югары икътисад мәктәбе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Уң көчләр берлеге[d]
Җефет I Вероника Шарова
II Ирина Тинтякова (1973)
Балалар кызы Полина;
улы Артём
Бүләк һәм премияләре 3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Дуслык ордены (РФ)
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] (2018)
Сайт https://akudrin.ru/

 Алексей Кудрин Викиҗыентыкта

Алексей Кудрин, Алексей Леонид улы Кудрин (рус. Алексей Леонидович Кудрин, 1960 елның 12 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Латвия ССР, Добеле) — РФ дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 2000-2011 елларда РФ финанс министры. 1нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе, запастагы артиллерия полковнигы. Икътисад фәннәре кандидаты (1988). «Мәскәү биржасы» холдингы күзәтүчеләр шурасы рәисе. Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты (Смольный институты) деканы[1]. Икътисад һәм финанслар өлкәсендә 30 дан артык гыйльми хезмәт авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 12 октябрендә Латвия ССР (хәзерге Латвия) Добеле шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. 1967 елда гаилә Тукумс шәһәренә, 1968 елда Монголиягә күченә, 1971-1974 елларда Чита өлкәсе (2008 елдан Байкал арты крае) Борзя шәһәрендә яши. 1977 елда Архангилдә урта мәктәпне тәмамлый. 1978 елда Ленинград дәүләт университетының (ЛДУ) икътисад факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук елны Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе саклану министрлыгының Тыл һәм транспорт академиясенә автомеханик булып эшкә урнаша. 1983 елда ЛДУны тәмамлый, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА Социаль-икътисад проблемалары институтына эшкә билгеләнә. 1985 елда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА Икътисад институтына көндезге бүлеккә аспирантурага укырга керә, 1988 елда «Сравнимость в механизме реализации отношений экономического соревнования» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый һәм Социаль-икътисад проблемалары институтына эшкә кайта.

Дәүләт хезмәтендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елда Ленинград шәһәре шурасы (Ленсовет) башкарма комитетының икътисади реформалар комитеты рәисенең урынбасары, 1991-1992 елларда икътисади үсеш буенча комитет рәисе урынбасары.

1992-1993 елларда Санкт-Петербург мэриясенең баш финанс идарәсе рәисе.

1993-1996 елларда Санкт-Петербург мэрының урынбасары, беренче урынбасары, шәһәр хөкүмәте әгъзасы, шәһәр мэриясенең икътисад һәм финанслар комитеты рәисе.Шәһәр хөкүмәтендә В.В. Путин (булачак РФ президенты) белән бергә эшли. 1996 елда Санкт-Петербург губернаторын сайлауларда Владимир Яковлев җиңгәч, отставкага китә.

1996 елның августында РФ президенты администрациясенең җитәкчесе урынбасары, РФ президенты каршындагы Баш контроль идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

1997 елның мартыннан РФ финанс министрының беренче урынбасары.

1999 елның гыйнварыннан «Россиянең бердәм энергетика системасы» (рус. ЕЭС России) АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары.

2000 елның маеннан 2011 елның сентябренә кадәр РФ финанс министры. Ул вакыттагы РФ президенты Дмитрий Медведевның эшчәнлеген тәнкыйтьләгән өчен, отставкага җибәрелә.

2012 елның апреленнән Гражданнар инициативалары комитеты җитәкчесе.

2016 елның 20 апреленнән Стратегик эшләнмәләр үзәге (рус. ЦСР) шурасы башлыгы, 30 апрельдән РФ президенты каршындагы икътисади шура башлыгының урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Санкт-Петербург дәүләт университеты сайты