Алексей Улюкаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Улюкаев latin yazuında])
Алексей Улюкаев
Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры
Вазыйфада
24 июнь 2013 – 15 ноябрь 2016
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Андрей Белоусов
Туган 23 март 1956(1956-03-23) (68 яшь)
Мәскәү, РСФСР, ССРБ
Ватандашлык ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Балалар ике ул һәм кыз
Белем Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты

Алексей Валентин (Вәли)[1] улы Улюкаев (23 март 1956, Мәскәү) — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры (20132016)[2].

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Улюкаевның нәсел тамырлары Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан. Атасы — Вәли Хөсәен улы Улюкаев, икътисад фәннәре кандидаты.

1979 елда Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

1982 елда шул ук университетның аспирантурасын тәмамалый һәм икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен ала.

Pierre-Mendes France университетының (Гренобль) икътисад докторы дәрәҗәсенә ия.

19821988 елларда — ассистент, Мәскәү инженер-төзелеш институтының доценты.

19881991 елларда — киңәшче, «Коммунист» журналыны мөхәрририятнең бүлек мөдире.

1991 елда — «Мәскәү яңалыклары» гәҗитендә сәяси күзәтүчесе.

19911992 елларда — РФ Хөкүмәтенең икътисад киңәшчесе.

19921993 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисе киңәшчеләр төркеме җитәкчесе.

19931994 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе.

19941996 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.

19961998 елларда — Мәскәү Думасының депутаты.

19982000 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.

20002004 елларда — РФ Финанс министрның беренче урынбасары.

20042013 елларда — Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе беренче урынбасары.

2013 елның 24 июненнән — Россия Федерациясе икътисади үсеш министры.

2016 елның 14 ноябрендә Улюкаев Башнефтьне сатканда Роснефть ширкәтеннән 2 миллион долларлык ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган (Башнефть турында җинаять эше). Икенче көнне, Россия президенты Владимир Путин фәрманы белән «ышаныч югалту сәбәпле» эштән алынган.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]