Алеут утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алеут утраулары latin yazuında])

Алеут утраулары
ингл. Aleutian Islands
52°5′49″ т. к. 173°30'2" кб. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Утраулар саны110
Иң эре утрауУнимак
Гомуми мәйдан37 800 км²
Иң биек ноктасы2857 м
ИлАКШ АКШ
Беренче дәрәҗә АБӘләскә
Алеут утраулары (АКШ)
Халык саны 8162 кеше
Халык тыгызлыгы0,216 кеше/км²
 Алеут утраулары Викиҗыентыкта

Алеут утраулары (рус. Алеутские острова, ингл. Aleutian Islands) — Тын океанның төньякгында, Әләскә ярымутравыннан көньякка 1740 километрга дуга шәкелендә сузылган архипелаг. АКШның Әләскә штатына карый. Утрауларда АКШ хәрби базалар бар.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

110 утрау һәм күп кыялардан гыйбарәт. Беринг диңгезен көньяктан урап тора. Мәйданы — 37,8 мең км². Халык саны 8 162 кеше (2000). 25 гамәлдәге янартау бар, шуларның иң биеге — Шишалдин янартавы (2860 м). Җир тетрәүләр еш булалар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты — субарктик океан, кыш җылы, дымлы, көчле җилләр исәләр. Кар күп ява. Тау түбәләрен һәрвакыт кар каплап тора. Җәй салкынча, томаннар еш була. Иң суык ай — февральның уртача температурасы —1,4°, кайвакыт —10, 15° кадәр суык була. Августның уртача температурасы +11,9°. Еллык явымнар саны — 1500 мм.

Үсемлекләр — нигездә үләннәр һәм куаклыклар; туфраклары субполяр, кәсле-торфлы һәм таулы-тундра.

Энг йирик аҳоли пункти — Адак. Аҳолиси балиқ, денгиз ҳайвонларини овлаш б-н шуғулланади.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алеут утраулары 18 гасыр уртасында Россия империясенә кушылган. 1867 елда Александр II Алеут утрауларын Әләскә белән бергә АКШка сатып җибәргән. 1942 елда утрауларның көнбатыш өлеше японнар тарафыннан басып алынган; 1943 елда аны американ-канад десанты бәреп чыгарган.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bergsland, K. (1994). Aleut Dictionary. Fairbanks: Alaska Native Language Center.