Амос Тутуола

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амос Тутуола latin yazuında])
Амос Тутуола
Туган телдә исем Amos Tutuola
Туган 20 июнь 1920(1920-06-20)
Абеокута
Үлгән 8 июнь 1997(1997-06-08) (76 яшь)
Ибадан
Үлем сәбәбе шикәр авыруы
Ватандашлыгы Колония и протекторат Нигерия[d]
Федерация Нигерии[d]
 Нигерия
Әлма-матер Халыкара язучылык програмы[d]
Һөнәре автор

Амос Тутуола (ингл. Amos Tutuola) 1920 елның 20 июне — 1997 елның 8 июне), Нигерия язучысы, үзенең Йоруба халкы фольклорына нигезләнгән әкиятләре өчен мәгълүм.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амос Тутуола какао үстерүче крестьяннар - Чарльз һәм Эстер Тутуола гаиләсендә туган. Җиде яшендә ул Коткару Армиясе мәктәбенә укырга кергән, аны анда хуҗа эш хакы урынына җибәргән. 12 яшендә ул Абеокутада үзәк англикан мәктәбенә барган, әмма аның барлык укуы 6 яшь тәшкил иткән, чөнки әтисе үлгәннән соң ул тимерче булып эшләргә мәҗбүр булган.
Бала буларак, Тутуола әнисе һәм апасы сөйләгән Йоруба кабиләсе әкиятләрен тыңлаган, ә соңрак ул үзе дә бу әкиятләрне башка кешеләргә сөйли башлаган.
Сугыш вакытында ул Патша Хәрби-Һава көчләрендә эшләгән. Сугыштан соң ул үзенең тимерче остаханәсен ачып караган, әмма уңышка ирешмәгән. Соңыннан ул күп төр эшчәнлек алыштырган, шулар арасында икмәк сатучысы һәм курьер. 1946 елда ул берничә ел эчендә үзенең беренче китабын язган - (ингл. The Palm-wine Drinkard and His Dead Palm-wine Tapster in the Dead's Town). 1947 елда ул Виктория Алакага өйләнгән, аларның дүрт улы һәм дүрт кызы булган. Өч китап язгач һәм бөтен дөньяга мәшһүр булгач, Тутуола Нигерия радиотапшыру ширкәтендә эшли башлаган һәм шулай ук китап сату һәм китап язу белән мәшгуль булган. 1983 елда ул Айова штаты университетының халыкара язучылар программасында катнашкан.
Язучы 1997 елда Ибаданда үлгән. Аның белән университетта кабинетның бергә уртаклашкан Роберт Эллиот Фокс Тутуола турында хәтирәләр белән мәкаләне язган һәм аны Африканың иң танылган язучыларының берсе дип атаган.

Русча чыккан китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Путешествие в Город Мертвых, или Пальмовый Пьянарь и его Упокойный Винарь, 1952 г. (ингл. The Palm-Wine-Drinkard, входит в число ста лучших африканских книг XX века)
  • Моя жизнь в лесу духов, 1954 г. (ингл. My life in bush of ghosts)
  • Перистая Женщина, или Колдунная Владычица джунглей, 1962 г. (ингл. Feather Woman of the Jungle), в переводе Л. Биндеман, С. Майзельс — «Пернатая ведьма»
  • Симби и Сатир тёмных джунглей, 1955 г. (ингл. Simbi and the Satyr of the dark Jungle)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амос Тутуола на www.lib.ru Амос Тутуола на КнигоСайте (үле сылтама)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • www.answers.com/topic/amos-tutuola‎
  • www.britannica.com/EBchecked/.../Amos-Tutu...