Антанас Сметона

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антанас Сметона latin yazuında])
Антанас Сметона
Туган телдә исем литв. Antanas Smetona
Туган 10 август 1874(1874-08-10)
Ужуленис, Вилькомир өязе, Ковно губернасы, Русия империясе
Үлгән 9 гыйнвар 1944(1944-01-09) (69 яшь)
Кливленд, Огайо, АКШ
Үлем сәбәбе янгын[d]
Күмү урыны All Souls Cemetery[d][1]
Ватандашлыгы Россия империясе
Литва
Әлма-матер Мүнхен университеты[d], Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Academia Petrina[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Вилнүс университеты[d] һәм Университет Витовта Великого[d]
Сәяси фирка Литва милләтчеләре берлеге[d]
Җефет Sofija Smetonienė[d]

 Антанас Сметона Викиҗыентыкта

Антанас Сметона (литв. Antanas Smetona; 10 август 18749 гыйнвар 1944) — Литва дәүләт эшлеклесе, Литва президенты (1919—1920, 1926—1940).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антанас Сметона, Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр

Антанас Сметона Ковно губернасы Вилькомир өязе Ужуленис авылында (хәзер Литваның Укмерге районына карый) туган. Башлангыч мәктәпне Тауенайда, прогимназияне 1893 елда Палангада тәмамлый; шул ук елда Митава гимназиясенә укырга керә. 1896 елда, литва милләтчеләре оешмасында катнашуы сәбәпле, гимназиядән чыгарыла. 1897 елда Санкт-Петербург шәһәрендә гимназияне тәмамлый һәм Петербург университының юридик факультетына укырга керә. Ике тапкыр университеттан чыгарылса да, ул аны 1902 елда тәмамлый.

1902—1907 елларда — Литва демократик партиясе әгъзасы, 1907—1915 елларда журналистик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Беренче Бөтендөнья сугышка вакытында — Литвада сугыштан зарар күргәннәргә булышу җәмгыяте рәисе. 19171919 елларда — Литва Советы рәисе; 1918 елның 16 февралендә Литваның бәйсезлеген игълан итә.

1919—1920 елларда — Литваның беренче президенты. Аннан соң Милли прогрессы партиясе (Tautos Pažangos Partija) җитәкчесе, «Литва милләтчеләре берлеге» оештыручылаыннан берсе.

1926 елда хәрби түнтәрелеш ясый һәм Литва президенты булып сайланыла; 1931 һәм 1938 елларда яңадан сайланыла.

Эмиграция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның 14 июлендә, ССРБ Литвага ультиматум куйганнан соң, Сметона президент вәкаләтләрен Антанас Меркиска тапшыра, ә үзе гаилә белән Алманияга, ә аннан соң Швейцариягә качып китә. Соңгы көннәрне Америкада үткәргән.

1944 елның 9 гыйнварында АКШтагы Кливленд шәһәрендә янгында вафат була.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]