Аяз Мөтәлибов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аяз Мөтәлибов latin yazuında])
Аяз Мөтәлибов
Азәрбайҗан Президенты
Вазыйфада
30 август 1991 – 6 март 1992
Аңа кадәр -
Дәвамчысы Якуб Мәмәдов (в.б.)
Вазыйфада
14 май 1992 – 18 май 1992
Аңа кадәр Якуб Мәмәдов (в.б.)
Дәвамчысы Иса Гамбәр (в.б.)
Әбүлфәз Илчебәй
Азәрбайҗан КФ ҮК беренче сәркатибе
Вазыйфада
25 гыйнвар 1990 – 14 синтәбер 1991
Аңа кадәр Габделрахман Вәзиров
Дәвамчысы -
АзССР Министрлар Шурасы Рәисе
Вазыйфада
27 гыйнвар 1989 – 26 гыйнвар 1990
Аңа кадәр Хәсән Сәедов
Дәвамчысы Хәсән Хәсәнов
Шәхси мәгълүмат
Туган 12 май 1938(1938-05-12) (85 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, ССРБ
Үлгән 27 март 2022(2022-03-27)[1] (83 яшь)
Бакы, Әзербайҗан
Сәяси фирка СБКФ (1963—1991)
Азәрбайҗан социал-демократик фиркасе (?-2012)
Җефет Adila Mütallibova[d]
Әни Кубра Гани кызы Мөтәлибов
Әти Ниязи Әшраф улы Мөтәлибов
Белем Азәрбайҗан нефть һәм химия институты

Аяз Ниязи улы Мөтәлибов (әзери. Ајаз Нијази оғлу Мүтәллибов, Ayaz Niyazi oğlu Mütəllibov; 12 май 1938, Бакы) — Азәрбайҗан Җөмһүриятенең беренче президенты, АзССР коммунистик фиркасе үзәк комитәсенең соңгы, 14-че беренче сәркатибе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аяз Мөтәлибов 1938 елның 12 майда Бакыда зыялы гаиләсендә туган. 1962 елда Азәрбайҗан нефть-химия институтын бетергән.

1959 елда Бакы суыткычлар заводына эшкә кергән һәм 19 биредә эшләгән, 1966 елда ул бу заводның директоры итеп тәгаенләнгән.

1974 елда "Бакыэлектромаш" җитештерү берләшмәсенең диреторы итеп билгеләнгән. 1977 елда Бакы шәһәре Нариманов район фирка комитәсенең икенче сәркатибе булып сайланган. 1979 елда җөмһүриятнең җире сәнәнгать министры вазифасына билгеләнгән. 1982 елда АзССР дәүләт план комитәсенең рәисе һәм министрлар шурасы рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

1988 елдан АзССР Министрлар Шурасының Рәисе. 1990 елның гыйнвар аенда АзССР коммунистик фиркасе үзәк комитәсенең, аннан соң – 1990 елның май аенда АзССРның Югары Шурасы тарафыннан Азәрбайҗан президенты вазифасына сайланган. 1990—1991 елларда СБКФ ҮК Сәяси бүросының әгъзасы булган.

1991 елның 8 сентябрьдә гомуми сайлауларда Азәрбайҗан президенты булып сайланган. 1992 елның мартында, Азәрбайҗан гаскәренең Таулы Карабахтагы уңышсызлыклардан соң һәм Азәрбайҗан Халык Фронты басымы астында истигъфага чыгарга мәҗбүр булган. Шул ук елның 14 майда Мөтәлибов вазифасында торгызылган, ләкин нибары 4 көннән соң «төшерелгән» һәм Русиягә качып киткән.

  1. https://vesti.az/politika/skoncalsya-byvsii-prezident-azerbaidzana-ayaz-mutallibov-459853